Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Балтачта өлкән буынга хөрмәт зур

Ярдәмгә мохтаҗларга булышу, мәрхәмәтле эшләрнең чиге юк.

Россия Федерациясе Президентының "2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында" Указы нигезендә "Демография" илкүләм проекты эшли. Аның бер өлеше - өлкән буын кешеләрнең озын һәм сәламәт яшәү чорын арттыру, сәламәтлекләрен кайгырту, тәрбияләү һәм социаль хезмәт күрсәтү максатыннан эшләүче "Өлкән буын" проекты безнең районда "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге аша гамәлгә ашырыла.

Проект кысаларында 65 яшьтән узган өлкәннәрне социаль хезмәткәрләр махсус машина белән хастаханәгә табибларга медицина күзәтүе узарга алып киләләр. Проект безнең районда гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле үзәккә бирелгән машинаны Павел Сидоров иярли. Игътибарлы, олы йөрәкле егетне өлкәннәр дә бик яраталар. Павелның тормыш иптәше Нина ханым да социаль хезмәткәр. Династияләре белән эшчәнлекләрен социаль тармакка багышлаган Балтач районының социаль хезмәткәрләрен, алар арасында Сидоровлар да бар "Татарстан - Яңа гасыр" телевидениесы да үз экраннарында яктыртты.

Ярдәмгә мохтаҗларга булышу, мәрхәмәтле эшләрнең чиге юк.
Лаеклы хезмәт елларын игелекле эшләргә юнәлткән социаль хезмәткәрләрнең эшчәнлекләре һәрчак уң булсын, илкүләм проектларда актив катнашып өлкәннәребезнең хәерле гомерләренә матур еллар өстәсеннәр!

 

 Чыганак: https://vk.com/baltasi_official?w=wall-122979932_8102

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәрхәмәтлелек