Әбигә – 103, караучыга – 89
103 яшьлек Васильева Ольга Васильевнаның Гондырда яшәвен белсәм дә, моңа кадәр очрашырга туры килмәгән иде.
Күптән түгел районнан хәл белергә баручылар төркеменә мин дә кушылдым. Күзләре күрмәсә, йөри алмаса да, әбиебез хәтерле, зиһенле булып чыкты, әйбәт ишетә, сөйләшә. Кунаклар киләсен белеп, көтеп торган.
“Килмәделәрме әле, дип, минут саен сорап кына торды, башка чакта күтәреп утырта идек, карасак, үзе торып утырган”, – дип гаҗәпләнә өйдәгеләр. Район башлыгы Рамил Нотфуллинның да бу йортка беренче генә килүе түгел. Башкача була да алмый, районда 100не үткән бердәнбер кеше булып калган Ольга түти.
Тумышы белән бу якларныкы булса да, яшьлегендә Горький, Чиләбе, Кизел калаларында яшәп алган, калган күп гомере Ижауда үткән аның.
– Әтиемнең бертуган сеңлесе ул, – дип таныштыра хуҗабикә Мария түти. – Нәселебездә мондый озын гомерле кеше юк иде, әти-әнием 70 тирәсендә вафат булдылар, ә Ольга апаның әтисе яшьли сугышта үлеп кала, әнисе дә иллене үтеп озак яшәмәде. Аны карый-карый үзем дә аны куып җитәм бугай инде, киләсе язга туксанны тутырам... Апабыз гомер буе бик эшчән, тырыш булды, бер эштән дә чирканмады, курыкмады, больницада кер юуда да, шахталарда да эшләде, безгә дә булышып яшәде. Олы кызым Ижауга чыгып киткәч, аңа терәк булды. Шуңа да күзләре күрми, аяклары йөрми башлагач, кызыбыз белән киявебез күп еллар тәрбияләде үзен. Соңгы елларда алар үзләре авырый башлады да, апабызны монда алып кайттык. Мин генә карамыйм аны, бездә һәм күрше авылда фельдшер булып эшләүче кызым Лариса, Арчада педколледжда укучы оныгым – барыбыз бергә карыйбыз. Әле менә Лариса укырга киткән иде, Лена отпуск алып, безне карарга кайтты. Көннәр буе безгә теләк теләп, Ходайга ялварып, догалар укып ята ул, безгә бернинди авырлык китерми. Бик чиста-пөхтә, аз гына булышсак та, рәхмәтләр әйтә инде...
Рәхмәтләр әйтерлек шул. Гаилә кормаса, үз баласы булмаса да, изге күңелле туганнары картлыгында ялгыз калдырмаган, алай гына да түгел, өй түреннән – иң матур бүлмәдән урын биргән. Көндез генә түгел, төнгә дә ялгызын калдырмыйлар, янәшәгә тагын бер карават куйганнар. Әле без килгәч, залга чыккач та, шылт иткән тавыш ишетелсә дә, апай эндәшә бугай дип, янына әллә ничә керделәр.
Бу йортның һәр почмагы биредә бик тырыш хатын-кызлар яшәгәнне искәртә. Матур, зәвыклы, заманча, төзек, чиста... Берничә ел элек кенә янкорма өстәгәннәр, өйдән генә йөри торган газ мунчасы, җылы туалет, уңайлы, иркен кухня эшләгәннәр. “Барысына үз көчебез, тырышлыгыбыз белән ирештек, Ларисабыз бик тырыш шул, әле улы кул арасына кереп кенә килә, ике сыер, бозаулар, дуңгызлар, кош-корт асрыйбыз. Күрше авылдан эштән кайтып җиткәнче кичке җиденче яртылар була, Лариса аннан соң өйдәге эшләргә тотына, утырып та тора белми ул безнең. Ленабыз да бик булыша. Бар тормышны шулар белән алып бардым, ирем яшьли үлде, өметебез дип үстергән улымны Каракүл суына батырып үтерделәр...”
Ничә сөйләсәң дә кимеми торган бу хәсрәттән Мария түтинең күзләре яшьләнде. Авыр хатирәләрдән аралау өчен Рамил әфәнде: “Мария апа, теге килүебездә балалайкада уйнап, җырлап күрсәткән идегез, әйдә, бүген дә җырлагыз әле”, – дип куйды.
– Булмас, җырлый алмам, бик картайдым инде, – дип кенә тотынса да, бер җырлый башлагач, татарча такмакларны “сиптерде” генә түтиебез.
“Алма-чия пешкән чакта
Исегезгә төшәм әле”, –
дип җырлаган Мария түти дә, сабырлыгы белән таң калдырган Ольга түти дә, өлкәннәргә бәхетле картлык бүләк иткән Лена белән Лариса да тиз генә онытылмас әле. Район җитәкчесе дә: “Мария апаның туксан яшенә тагын киләбез әле, балалайкагызны бик еракка алып куймагыз”, – дип хушлашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев