Фәүзия апа Латыйпова 90 еллык тормыш сукмаклары буйлап үтте (+фото)
Иске Салавыч авылында яшәүче Латыйпова Фәүзия Шәрәфи кызына 12 апрель көнне 90 яшь тулды.
Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Татарстан» җәмгыяте баш зоотехнигы Рафис Галимуллин юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Берничә көн элек күршесе Әминә апа Хөсәенова 90 яшьлеген билгеләп үткән булса, инде менә бүген Фәүзия апа Латыйпова бер гасырга тиң гомер бәйрәме уңаеннан кунаклар кабул итте. Салавыч - җәелеп урнашкан зур авыл булганлыктан, юбилярыбыз: "Мин Салавычның аргы ягыныкы, бу якның кешеләрен кечкенә чагымда белми дә торган идем. Менә Ходай язгач, шушы якка, бер белмәгән, күрмәгән егеткә димләп кияүгә бирделәр. Гомер буе шушы нигездә балалар үстереп, яшәргә насыйп булды. 3 кыз, 3 ул үстердек, картым Фәсих белән 52 ел бергә гомер иттек...” дип сүз башлады.
Фәүзия апа Салавыч авылында Шәрәфи абзый белән Фәрзәнә апа гаиләсендә алты баланың дүртенчесе булып дөньяга килә. Ишле гаиләгә җиңелләрдән булмый, тормышлар авыр, ачлык елларын кичерә.
- Бөек Ватан сугышы башланды. Абыйларыбызны фронтка алдылар, тик аларга кире кайту насыйп булмады. Шулай да Таһир исемле абыем белән Шәмәрдән станциясендә күрешергә насыйп булды. Тик бу безнең соңгы күрешүебез булган. Абыйдан фронттан хат килде. Ул анда үзләренең икенче урынга күченүләрен һәм Шәмәрдән аша узачакларын хәбәр иткән иде. Әниебез көлчәләр пешереп, йон оекбашлар бәйләп, булдыра алганча күчтәнәчләр әзерләп, төенчекләрен төйнәп җәяүләп Шәмәрдәнгә менеп китте. Ул бер атна буе станциядә абый киләсе товарнякны көтте. Әни Шәмәрдәнгә киткәч абыйдан кабат хат килеп төште. Анда төгәл көнен һәм сәгатен күрсәткән иде. Мин шул хатны алдым да, әни янына Шәмәрдәнгә йөгердем. Абыемны күрми калырмын, әни көтеп-көтеп арып бетеп кире кайтырга борылмасын, дип тә уйлап йөгердем дә йөгердем. Аякка кигән чабаталарым тузып, ертылып бетте. Кайсы якка барасымны да белмим үзем, юлда очраган кешеләрдән сораша торгач, станциягә килеп җиттем. Шул вакыт кычкыртып товар поезды туктады, берничә минутка гына солдатлар коелыштылар. Арада безнең абый да бар иде. Без барыбыз бергә очрашып, кочаклашып елаштык... Абый үзенең күчтәнәчләрен биреп калдырды да китеп барды. Бу соңгы күрешүебез булган. Ул хәбәрсез югалды. Мин юл буе ничә чакрым юл үтеп, йөгереп килеп хәлдән тайган идем, кире кайтканда әни мине бала арбасына салып тартып алып кайтканы истә калган.
Мин сугышка кадәр 7 класс белем алып кала алдым. Шул миңа тормышта бик ярдәм итте. Фронтка хатлар язарга, укырга, посылкалар салырга миңа куштылар. Сугыш чорында солдатларга йон оекбаш, бармаклы бияләй, тәмәке янчыгы бәйләп җибәрү, шырпы, тәмәке, сохарилар киптереп салу бар иде. Мин үзем бәйләгән һәр нәрсәгә дә “Фәүзия. Салавыч” дип тамга чигеп куя идем. Мин ясаган тәмәке савыты фронтта күрше егеткә эләккән бит. Ул шул тәмәке янчыгын саклап алып кайтып үземә күрсәтте. Без бу вакыйгага шаккаттык, могҗиза бит бу! Фронтка салган посылка авылдашыңа ук эләксен әле?!” - менә шундый берсеннән-берсе үзенчәлеклерәк вакыйгалар сөйләп җәлеп итте Фәүзия апа.
Сугыш чорында колхозның Пүскән авыл кырыендагы иң ерак Чита басуында эшләргә туры килде. Авылдан шактый ерак, көн дә кайтып-китеп булмый, шунда торып эшләргә туры килде. Бригадир ярдәмчесе итеп куйдылар. Ирләр белән беррәттән эшлисе, норма тутырасы. Аз гына булса да тамак ялгарга ипи бирәләр. Аз булса да өйгә дә ярдәм булсын дип, норманы арттырып үти идем. Бер эштән дә курыкмадым.
Сугышлар беткәч, дөньялар уңайлана гына дигәндә, 1948 елда әтиебез Шәрәфи үлеп китте. Әнигә бер-бер артлы килгән авыр кайгыларны кичерү җиңел булмагандыр. Безне ач-ялангач итмәс өчен ул бик нык тырышты. Тегүче иде. Күрше-тирә әни теккән киемнәрне киеп үсте. Шул һөнәре тормыш алып бару өчен бик зур терәк булды.
Тамагың ач булмас, дип мине 20 яшемдә димләп авылның икенче ягында яшәүче 16 яшьлек егеткә кияүгә бирделәр. Фәсхи кырда эшли иде. Аның әнисе ул вакытта төрмәдә утыра иде. Басуда эшләгәндә яшь хатыннар арыш куырып ашаганнар. Тикшерү килеп төшеп, барысыннан да сорау ала, яный башлагач, Фәсхинең әнисе , яшь хатыннарны кызганып, балаларын карыйсылары, бәбиләрен имезәселәре бар дип, бар гаепне үз өстенә алган. Аны 5 елга Казанга төрмәгә япканнар. Килен булып төшеп, бергә тора башлагач, кайнанамның хәлен белергә дип төрмәгә барырга булдым. Без таныш түгел идек. Бер күрмәгән, таныш булмаган хатынны эзләп табып, очраштым.
Без Фәсхи белән өйләнешеп яши башлавыбызга 2 ел тулганда, инде бер балабыз да бар иде. Иремне 4 елга армиягә алдылар. Йортта яшь бала белән үзем генә калдым. Кайнанамны иреккә чыгаргач, бергә килешеп, матур итеп яшәдек. Йортны саклап тотканы өчен ул миңа бик рәхмәтле булды. Фәсих белән хатлар языша торган идек. Ул кайтты икебез дә гомер буе колхозда хезмәт куйдык. Аның белән бергәләшеп арткылы кул пычкысы белән бүрәнәләрне кисә-кисә яңа йорт салып чыктык. Балаларыбыз да кул арасына кереп, эшкә өйрәнеп үстеләр. Фәсхи миннән яшь булса да, бер вакытта да сиздергәне, әйткәне булмады. Бер-беребезне хөрмәт итеп, матур гомер иттек. Тик гомере генә кыскарак булды шул: 18 ел элек 68 яшендә вафат булды. Балаларыбызның һәркайсы тормышта үз урынын табып матур итеп яши. Сания белән Нурия - Магнитогорск шәһәрендә, Вагиз – Балтачта, Вазыйх белән Кадим - Салавычта, Сәрия – Можгада тора. Бүгенге көндә 3 киленем, 2 киявем бар, кызганыч, бер киявебез бер ел элек гүр иясе булды. Шушы төп нигездә улым Кадим белән киленем Гөлфия тәрбиясендә яшим. 14 оныгым бар, 22 оныкчыгым үсеп килә, Аллаһы боерса, 23нчесе туарга тора! Мин бик бәхетле картлыкта, кадер-хөрмәттә, тәрбиядә гомер итәм, балаларыма, килен-кияүләремә, барысына да бик зур рәхмәт! - дип куанычлары белән уртаклашты юбилярыбыз Фәүзия апа.
Латыйповлар гаиләсендәге тагын бер кызыклы фактны әйтми калу мөмкин түгел – Фәүзия апаның өч улы да читтән кыз эзләп йөрмәгән. Өч килене дә - Салавычныкы, әле алай гына да түгел, уллары бер класста укыган классташ кызларына өйләнгән.
“Киленнәр арасында иң уңышлысы, мөгаен, миңа туры килгәндер. Чөнки үз әнием Мәүлиха белән Фәүзия әни күрше кызлары гына булган, икесенең дә яшьләре бер тирә. Кечкенәдән бергә уйнап үскәннәр. Хәтта тормышка чыккач та аларның дуслыклары кимемәгән. Йөрешә, Фәрзәнәттәгә күлмәкләр тектерергә дип килгәли торган булганнар. Без 1968 елга кадәр Салавыч Сәрдегәнендә яшәдек. Салавычка күченгәч, Вагиз белән бергә укыдык. Гаиләләребез дус булгач, бер-беребез белән аралашып, гел күрешеп тора идек. Бу гаиләгә килен булып төшү миңа бер дә авыр булмады”, дип истәлекләре белән уртаклашты Кадрия ханым.
Әйе, хатирәләр арты хатирәләр яңарып кына торды - төп йорт кунаклар белән тулган иде. Якыннары арасында Фәүзия апаның бертуган сеңлесе Дания апаның да булуы – икеләтә куаныч! Шулай ук аның бүгенге көндә бертуган 1932 елгы Әрхәметдин исемле энесе дә исән-сау икән. Озын гомерле нәсел булулары соклану хисләре уята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев