Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Гайнулла Шәрифуллин: “Яңадан тусам да...”

Бөрбаш авылында яшәүче Гайнулла Шәрифулинга 90 яшь тулды. Гайнулла Шәрифуллин исеме райондашларыбызга яхшы таныш. Гомере буе мал табибы булып эшләгән Гайнулла абыйның хезмәтләре турында газеталар күп язды.

Заманында Мәскәү астында һөнәри белем үзләштереп, уку йортын кызыл дипломга тәмамлап, үзен шушы өлкәгә багышлаган кеше буларак та олы мактауга лаек шәхес. Әйтергә кирәк, ул заманнар өчен Мәскәү кадәр Мәскәүдә белем алу бик сирәк күренеш саналган. Балаларына ул һәрчак:

- Яңадан туып, һөнәр сайларга туры килсә, мин кабат мал табибы булып эшләр идем, - дип әйтә торган була.

Яратып башкара ул үз хезмәтен. 46 еллык хезмәт юлының 40 елын мал табибы булып эшли. Әлеге һөнәргә мәхәббәтне олы улы Гали күңеленә сала алуы белән дә үзен бик бәхетле хис итә әти кеше. Гайнулла абыйның мактаулы хезмәт юлын бүген улы дәвам итә. Яраткан хезмәтенең дәвамлы булуына бик куана ветеран.

- Әтиебез бик яхшы кеше иде, гомере буе гаиләм, балаларым, дип яшәде. Эшендә дә гел мактаулы булды. Әниебезне дә бик кадерләп яшәтте. Балаларын да кешелекле итеп тәрбияләгән, - ди кияү-киленнәре.

Разыя апа белән Гайнулла абый тигез, матур гомер итеп, ил-көнгә бер кыз, ике ул үстерәләр. Гайнулла абый колхозның алыштыргысыз белгече булса, Шеңшеңәр кызы Разыя исә, мөгаллимә, авылның иң хөрмәтле кешесе булып яши. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди бит халык. Балалары да әти-әниләре кебек олы йөрәкле, кешелекле булып үсә. Һәрберсе тормышта үз урыннарын табып, матур гаилә коралар. Әмма, ни кызгыныч, Разыя апа 18 ел элек бакыйлыкка күчә. Гайнулла абый аның вафатын бик авыр кичерә. Иңне-иңгә куеп, бер-берсенә терәк булып яшәгән җирдән кисәк тол калу үзен нык сиздерә. 90 яшьлек юбилее якынлашкан көннәрен дә дулкынланып көтә. Кызгыныч, юбилее белән котларга килүчеләрне ветераныбыз урын өстендә каршы алды.

Гайнулла абый гомере буе игелекләр генә кылган, партия заманында да динне ташламаган, авылның мәэзине булып бик күп дини йолалар башкарган. Һәр баласы, оныгы, оныкчыгының хәлен белеп, һәркайсы турында ихластан кайгырткан.

- Армиядәге улыбызның да хәлен гел сорап кына тора, тизрәк очрашулар көтә, - ди төп йорт килене Гөлсинә апа.

Әнә шулай гомер буе якыннары, балалары, инде хәзер оныклары өчен кайгыртып яшәгән Гайнулла абый гаиләсенең генә түгел, Бөрбаш авылының да бик хөрмәтле кешесе.

P.S. Язманы газетага әзерләгән көннәрдә Бөрбаш авылыннан кайгылы хәбәр алдык. Гайнулла абыйның йөрәге тибүдән туктаган. Без мәрхүмнең балаларының, онык-оныкчыкларының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез. Әлеге язма аның рухына дога булып барып ирешсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250