Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Җиһания Газыймҗанова: "Насыйп булгач, 90 яшьлегемне дә каршы алдым" (+фото)

Куныр авылында яшәүче Җиһания Газыймҗановага 90 яшь тулды

Гомере буе медпунктта эшләп, лаеклы ялга чыккач та 10 ел хезмәт куйган Җиһания Газыймҗанова авылның хөрмәтле кешесе булып гомер кичерә. Сугыштан соңгы авыр елларда Шәмәрдәннән симәнә ташыганнарын, ачлык-ялангачлыклар турында күз яшьләре белән искә ала ветеран.

- Ара ерак булгач көнендә генә кайтып та җитә алмый идек. Авылга туктап төн кунып чыккан вакытлар да булды. Чепья тавыннан менүләре аеруча үзәккә тиеп калган, – ди юбиляр.

Җиһания апа 8 балалы гаиләдә төпчеге булып дөньяга аваз сала. Төпчек булса да, иркәләнеп үсми ул. Бик кечкенәдән кул арасына кереп, зурлар белән рәттән эшләргә туры килә аңа. Заманасы шул була ул чакта. “Эшләп кеше үлми, менә бит насыйп булгач, 90 яшьлегемне дә каршы алдым. Безнең нәселдә озын гомерлеләр күп,  бүген мин дә алар сафын тулыландырдым. Мине хөрмәт итеп килгәнегезгә рәхмәт”, диде Җиһания апа юбилее белән котларга килгән кунакларга.

Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов,  Чепья участок хастаханәсенең баш табибы Резеда Закирова килгән иде.

Баш мөхәррир фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев