Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Кунырның ихтирамлы өлкәне. Кем ул? (+фото)

Куныр авылында яшәүче  Резеда Әүхәдша кызы Надыршина күркәм юбилеен якыннары янәшәсендә каршы алды

Авырлыкларны күп күрсә дә, тормышка мәхәббәтен, камил акылын югалтмаган Резеда Надыршина балаларының, онык-оныкчыкларының  уңышларына сөенеп, һәркемгә рәхмәтле булып яши.

Әле ел башында гына район җитәкчелеге Куныр авылында яшәүче Гыйниятулла Надыршинны 90 яшьлек күркәм юбилее белән котлаган иде. Кызганыч, Гыйниятулла абый берничә ай элек бакый дөньяга күчте. Шушы көннәрдә аның җәмәгате Резеда апа да олуг юбилеен каршы алды.

Резеда апа тумышы белән Пархода авылыннан. Алар гаиләдә алты бала булып, шуларның өчесе генә исән кала. Нәни Резеда апасының улын тәрбияләшүдә, өй арасындагы эшләрне башкаруда төп ярдәмче була. Үсә төшкәч, сарык фермасында эшли. 1957 елда Резеда апа Куныр авылына килен булып төшә.

- Әниебез килен булып килгән чакта төп нигездә әби белән бабай исән була әле. Әниебез игелекле килен хезмәте күрсәтеп яши. Кечкенәдән безне дә өлкәннәргә рәхим-шәфкатьле булырга өйрәтте. Әти белән әни 65 ел тигез-тату гомер кичереп, алты балалага якты дөнья бүләк иткән. Кызганыч, әтиебез генә юк инде. Әниебез аны бик сагына, – дип сөйли олы кызы Фирдания апа.

Сагынмаслык, юксынмаслыкмыни?! Җиде дистә елга якын шатлыкта да, кайгыда да бергә булганнар бит алар.  

- Тормышлар авыр булса да, начар яшәмәдек. Ирем бик йөрәкле иде, данлыклы балта остасы иде, – дип искә ала хәләлен юбиляр.

Резеда апа килен булып килгәч, хуҗалыкта төрле эштә эшли. Соңгы елларда исә күршеләре Нәвилә, Һәдия апалар белән ашлама бушатуда хезмәт куя.

- Ул вакытта инде бабай вафат иде, әби параличланып урын өстенә калды. Шулай булса да, бригадир көндәлек әнине эшкә чакырырга керә. Ашлама бушату җиңел эшләрдән түгел. Күпме физик һәм ихтыяр көче кирәк. Әле эштән арып кайттым дип ял итү юк, авыру әби, бала-чага, өйдәге эш... Әни тормыш сынауларын зур сабырлык белән үтте һәм шул ягы белән безгә дә үрнәк булды. Рәхмәт аңа. Төп нигезебезнең кояшы булып әле озак еллар яшәргә язсын үзенә, – ди Фирдания апа.

Гомер бәйрәме көнне төп нигезгә җыелган балалары, 14 оныгы һәм 12 оныкчыгы да юбилярга бәрәкәтле гомер, матур картлык тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев