«Мин риза-бәхил сиңа, кызым», дигән кайнатасы – мәчет карты, рус кызы Раисага
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан күпләр район газетасында үз әби-бабайлары, әти-әниләре турында язып чыктылар. Үзләре өчен һәркайсы аерым бер тарих булса да, барыбер барысында да шул чорга хас уртаклык бар: җитмәүчелек, ачлык, авыр хезмәт, сугыш тудырган михнәтләр...
Минем әни дә, әнинең чордаш хатыннары да сугыш чоры авырлыкларын бергә күргәннәр, бергә күтәргәннәр. Әнием укытучылыктан тыш, төп эшенә зыян китермичә, колхозчылар белән беррәттән колхоз эшләрендә дә катнашкан. Алай гына да түгел, агитатор, пропагандист буларак, аңа эшнең тагын да авыры, җаваплырагы туры килгән. Төрле ял чаралары, концертлар, спектакльләр оештыру да көн буе авыл халкы белән бергә эшләп талчыккан укытучылар җилкәсендә була. Әни көндәлегенә ул авыр елларда бергә эшләгән иптәшләрен язып куйган: Камил Зыятдинов (Смәел), Дишат Низамова (Чутай), Фәсхетдин Сәйфетдинов, Нәкыйп Гарипов (Сәрдек), Ольга Волкова (Дорга), Фатыйма Мөхәммәтҗанова, Наҗия Фәйзуллина (Куныр).
Сугыш чорында күргән авырлыкларны сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел, ди әнием. Ул хезмәт юлын бик яшьли, Смәел авылында балалар бакчасында тәрбияче булып башлый. Аннан бер ел Сәрдек башлангыч мәктәбендә укыта. Шуннан соң 38 ел Кунырда башлангыч класслар укытучысы. Гомере буе колхозда тракторда эшләгән әтием Мәгъсүм белән гаилә корып, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Әтиебез генә юк инде, үзеннән якты образлар калдырып бакыйлыкка күчте. Аларның сәхнәдә спектакльләрдә бергә уйнап йөргән чакларын авыл өлкәннәре хәтерли әле. Әти белән әнинең беренче танышып, дуслашып китүләре дә сәхнәдә «Рәйхан» спектаклен куйгач башлана.«Без, укытучылар гел халык белән булдык. 38 ел укытып, бер генә җәй дә отпускыда ял итәргә туры килмәде. Укучыларым, сәхнә зур юанычым булды», ди әни.
Аллага шөкер, йортыбыздан кунаклар өзелгәне юк Авылдашлар керә, туганнар, балалар кайтып тора. Сабыйлар да, әле сөйләшә белмәсәләр дә, иң элек әбиләре бүлмәсенә керәләр, әнинең аякларыннан кочалар, алдына менеп утыралар... Аларга карыйсың да күздән яшьләр килә. Әби-бабайларның, әти-әниләрнең хезмәте юкка чыкмаган. Тормыш дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев