Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Әминә Сабирҗанова 90 яшьлек юбилеен каршы алды (+фото)

Бүген Балтач бистәсендә гомер итүче Әминә Сабирҗановага 90 яшь тулды.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсендә умартачылык буенча белгеч булып эшләгән Әминә Андреевна олыгайган көннәрен кызлары һәм улының кадер-хөрмәтендә, якыннарының күңел җылысын тоеп, оныклар яратуына күмелеп, бәрәкәтле үткәрә. Бергә ипләп кенә тормыш иткән гомер юлдашы инде күптән вафат булса да, хөрмәтле иренең якты истәлекләрен кадерләп саклый, йөрәк түреннән җуймый.

Юбилярны котларга Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты башлыгы Илдар Габдрахманов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Хәлим Рәхимуллин килгәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев