Мотыйга апа Сабирова бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте (фото)
Яңа Салавыч авылында гомер итүче Сабирова Мотыйга Сабирҗан кызы бүген 15 ноябрьдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның яшьлек елларын сугыш урлаган. Яшьлек елларым буразнада калды минем, ди.
Бүген ул бертуган энесенең тормыш иптәше Ясирә апа белән яши. 50 ел бергә икесе бер сүздә булып, матур гомер итәләр алар. Йорт-җир чиста, пөхтә, быелгы җәйдә өй түбәләрен яңартып, ишегалдына брусчаткалар түшәп куйганнар. Яшим дип, яшиләр алар. Һәрчак хәлләрен белеп торучы туганнары, энесенең балалары бар. Мотыйга апаның һөнәрен дә алар дәвам иткән. "Татарстан" җәмгыятенең мактаулы механизаторлары алар.
"Ничек тракторчы һөнәрен сайладыгыз, ник фермага сыер саварга гына төшмәдегез соң, җиңелрәк былыр иде үзегезгә?" дип сорый юбилярны котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров. "Сыер сава белмим шул мин, шуңа төшмәдем, тракторчы булдым", ди уенын-чынын бергә кушып Мотыйга апа.
Юбиляр ветеранның яшьлек еллары хакында тулырак "Буразнада калган яшьлек" язмасында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев