Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Таузар авылында яшәүче Тәскирә Хәбибуллинага 31 декабрьдә 90 яшь тулды

Тормыш сынаулардан тора. Кемнедер язмыш тумас борын ук сыный, кемнедер еллар узгач кыйный. Кызлардай елгыр туксан яшьлек кайбер әбиләр янәшәсенә куеп карасаң, Тәскирә әби бик кызганыч тоела, гәрчә бүгенге көне кадер-хөрмәттә булса да. Хәсрәт бетерә аны, хәсрәт...

6 яшендә әнисе үлеп китә. Сеңлесе белән ятим калалар. Әтиләрен сугышка алалар. Ике ятимә кызчыкны авылдашларына асрамага бирәләр. Хуҗалары какмый-сукмый, яхшы бәндәләр була, Тәсирә апа аларга гомер буе рәхмәт укый. 13 яшендә бозаулар карый башлый. Әтиләре сугышта яраланып, Мәскәүдәге госпитальгә эләгә. Шунда Сания исемле кыз белән танышып, кавыша һәм Мәскәүдә торып кала.
Бераз дөньялар тынычлангач, 1948 елны әтиләре ике кыз баланы да үз янына алдырта. 1953 елны кабаттан туган якка кайталар. Апалы-сеңелле бертуганнар Таузар егетләре Гатаулла белән Дамирга кияүгә чыга. Тәсирә апа 42 ел Карадугандагы мебель фабрикасында эшли, ире колхозда хезмәт куя. Тормыш иптәше белән бер-берсен аңлап, тату яшиләр. Гатаулла бабайның бакыйлыкка күчүен Тәскирә апа бик авыр кичерә, хәсрәткә батып йөри торгач, чиргә сабыша. Менә дүрт ел инде ул урын өстендә генә ята.
Килене Роза, улы Фәнил тәрбиясендә яши. Роза апа бик кадерли кайнанасын, чиста-пөхтә тота, ире белән бергәләп әбине урыныннан торгызалар, берсе авып китмәсенгә тотып тора, икенчесе кашыклап ашата. Әби бик какшау, күзләре дә күрми, ишетми дә диярлек."Икебез дә өйдә торабыз, шул ягы белән җайлы, - ди Роза апа.- Фәнил дә, мин дә мебель фабрикасында эшләдек. Ул ябылгач, үз хуҗалыгыбызда мал-туар асрап яшәүгә күчтек. Мин 1985 елда бу йортка килен булып килдем, ул чакта ук әнигә 60 яшь иде инде. Менә 30 елдан артык бергә-бергә яшибез. Үзенең үткәнен, күргәннәрен гел сөйләр иде, ләкин беркемнән дә зарланмады, беркемне дә хурламады, Әминә, Әнвәр, Бану исемнәрен гел телгә алды, мәрхәмәтле бәндәләр генә очрады юлларымда, ди иде. Әти белән ике ул, бер кыз үстергәннәр. Бүгенге көндә икенче улы Көшкәтбашта, кызы Апас районында яши. 4 оныгы үсә. Озак еллар бергә яшәдек. Аны карау минем бурыч, һәм мин шул бурычымны авырсынмыйча үтим".

Әби килене каравында гына түгел, участок табибәсе Гөлназ Альфредовна да килгәләп тора, авыл фельдшеры көн дә шалтыратып хәлен белә, танылган табиб Камил Вәкилевич та күргән саен хәлен сораша, авылдашлар керә, күршләре ташламый. Роза апаның Яңа ел көнендә бәйрәм өстенә бәйрәм ясап котлап килүләренә бик тә күңеле булган. Районнан килгән Наил Сабирҗановка, авыл җирлеге башлыгына, социаль хезмәткәрләргә ул бик тә рәхмәтле, шулай олылап килгәннәре өчен Алаһы Тәгалә үзләрен дә зурласын, дигән изге теләген ирештерде. Ил башлыгы Владимир Путинның котлавына да куанды.

Тәскирә әби генә кабат урын өстендә калды. Ярый әле мәрхәмәтле караучысы бар, ялгызы түгел, шунысы җанга күпмедер тынычлык өсти. Ятмасын иде ул урын өсләрендә, Яңа ел могҗизалар тудырып, аякка бастырсын иде аны. Ничә яшьтә булуга карамастан, балаларының кадерлеләре бит ул әниләр-әбиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250