Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Төп нигезнең нуры - Фахирә Галиева (+фото)

Бүген, 6 сентябрь көнне Арбор авылында яшәүче Фахирә Галиевага 90 яшь тулды.

Авылның бик хөрмәтле, мөхтәрәм кешесе булып яшәүче Фахирә апа гомер юлын ничек матур үткән булса, 90 яшьлек юбилеен да балалары янәшәсендә бик бәхетле акъәби булып каршы ала.
Арбор авылында яшәүче Фахирә Галиевага 90 яшь тулды

Өлкәннәр янында булганнан соң, аларның сабырлыгына, бар нәрсәне аңлауларына, шөкерана кылуларына сокланып кайтасың. Фахирә апа да нәкъ менә шушы сыйфатлары белән күңелемдә урын алды.
- Без бай да тормадык, ярлы да булмадык, тырыш хезмәт белән яшәдек. Бик яшьли әтисез калдык, укып бетергәч тә колхозда эшли башладым. 1950 елда Чепья авыл советы секретаре булып эшкә урнаштым. Бер-ике елдан соң район Балтачка, аннан Арчага күчерелгәч, йөреп эшләргә туры килде. Мин инде ул чакта кияүдә, күкрәк балаларын калдырып эшкә китәргә туры килә. Ярый әле әниебез булды, рәхмәт аңа, берсүзсез, зарланусыз балаларны тәрбияләде. Әби тәрбиясендә үскән балаларны үзегез беләсез, алар бик тәртипле, әдәпле булып үсә, - ди дүрт балага гомер биргән Фахирә апа.

Кызганыч, тормыш иптәше белән нибары 35 ел гына яшәп калалар, Равил абый бик иртә гүр иясе була. "Әйтеп бетергесез авыр әлеге сынау алдында ялгызым калмадым, әни иң олы таянычым булды, аның белән матур итеп бергә 45 ел яшәдек, балаларым да йөземә кызыллык китермәде. Дүртесе дә укып югары белем алды. Бүгенге көндә дә аларның кайгыртуын, кадер-хөрмәтен тоеп яшим, рәхмәт аларга, йорт җиремне дә карап кына торалар, уңайлылыкта яшәтәләр", ди бәхетле ана. Балалары гына түгел, туганнары, күршеләре дә Фахирә апа өчен өзелеп тора.

- Фахирә апа безнең өчен бик кадерле кеше. Тормышны яратуы, гадел булуы, тырышлыгы, максатчанлыгы белән һәрберебез өчен үрнәк ул. Әтием эшләгән заманда авыл советы секретаре булып эшләгән кеше Фахирә апа. Һәрнәрсәнең төгәл исәбен алып барган авылдашымны инде мин җитәкчелек иткән елларда, авылда сөт җыярга кеше таба алмагач, шушы вазифага кодаладык. Аның ул чагында медпунктта санитарка булып эшләгән вакыты иде. Риза булды. Ике эшне дә матур итеп алып барды. Заманында нинди генә эшкә кушсаң да, җиренә җиткереп эшләүче, бүген инде шул яхшылыкларының әҗерен күреп, бик бәхетле гомер кичерүче якын күршебезгә без бары сәламәтлек, бәхет-куанычлар телибез, - дип изге теләкләрен ирештерде Фоат Хәйретдинов.

- Фахирә апа, син миңа әнием кебек бик якын, исән генә бул, - дип тормыш иптәшенең сүзләренә кушылган Гөлсимә апаның теләкләрен һәрберебез амин дип хупладык.

Арбор, аның халкы өчен җан атып яшәгән журналист Зөлфия Хәлиуллина да апасын котларга дип махсус кайткан иде.
Арбор авылында яшәүче Фахирә Галиевага 90 яшь тулды

- Без бит бик данлыклы Әҗмән нәселе. Гаиләбезнең тарихы 1692 елларга барып тоташа. Районыбызга игелекле хезмәт күрсәткән Гарифҗан Галиев, Хәмит Гәрәевның әнисе Оркыя апа да шушы нигездән, - дип тарих белән таныштырды ул. - Фахирә апабызны бүгенге олуг бәйрәме белән котлап, изге теләкләребезне ирештерәбез. Нәселебезнең горурлыгы ул, аңа карап сокланабыз, гыйбрәт алабыз.

Менә шундый данлыклы нәсел килене булган Фахирә апа матур тормыш юлы үтеп, бүгенге көндә балалары, килен-кияүләре, 12 онык һәм 15 оныкчыгына бик кадерле әби булып төп нигезне нурга күмеп яши. Аллаһы Тәгалә алдагы көннәрдә дә сәламәтлек биреп, якыннары өчен олы таяныч булып яшәргә язсын. Төп нигезләр әниләр белән ямьле, алар белән нурлы.
Арбор авылында яшәүче Фахирә Галиевага 90 яшь тулды
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250