Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Яңгулда яшәүче Бәгдәгөл һәм Сәйдә апаларны 90 яшьлек юбилейлары белән район башлыгы үзе котлады (фото)

Кичә Яңгул авылында яшәүче Бәгдәгөл Әгъзамова һәм Сәвия Гыйбадуллина үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Аларны котларга Район башлыгы Рамил Нотфуллин да килде. Авыр елларда башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, Россия Президенты В. Путинның Котлау хатын һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Бәгдәгөл апа 26 яшеннән тол калып, тормышның ачысын-төчесен тоеп, 3 бала үстерә.
- Балачакта, тормышка чыгып, балалар үстергәндә бер көн дә рәхәт күрмәдем. Колхозда ат урынына җигелеп эшләдек, рәхмәт әйтүче булмады. Заманы шул булгандыр инде аның. Бар муллык, рәхәт тормыш картлык көнемә калган икән, - ди ул.

Гомере бетмәгәч, өч тапкыр үлем тырнагыннан да исән кала. Бүгенге көндә балалары читтә булса да, ялгыз түгел Бәгдәгөл апа, социаль хезмәткәр Сәвия Гыйбадуллина аны үз әнисе кебек тәрбияли. Ул әле үзе дә сөбханалла, күз тимәсен, акылы камил, йөгереп кенә йөри. Юбилеена килгән кунакларны да капка төбенә чыгып үзе каршы алды.

Гомере буе колхозда эшләгән Сәйдә Әхмәдуллинага да бу көнне иң изге теләкләр юлланды.
- Мине онытмыйча килгәнегезгә мең рәхмәт. Тормышларыгыз бөтен, гаиләләрегез тигез, ил-көннәребез тыныч булсын, - дип изге теләкләр теләде ул үзен юбилее белән котларга килүчеләргә.

Бүгенге көндә Сәйдә апа социаль хезмәткәр Дидария Закирова тәрбиясендә яши. Күзләре күрми, шуңа да кеше ярдәменнән башка хәрәкәтләнә алмый. Әмма күңел төшенкелегенә бирелми ул. Чөнки яшьлегендә бик авыр газаплар күргән буын кешесе бит ул. Булганына шөкер итеп, Дидарияга, туганнарына рәхмәтле булып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250