Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

2025 елда Балтач районында «Пушкин картасы» белән 2 515 900 сумга 858 билет сатып алынган

Бүгенге көндә «Пушкин картасы»на ихтыяҗ зур

РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Гаилә» милли проекты 2025 елдан «Пушкин картасы» уникаль инициативасын тормышка ашыра. Ул 14 яшьтән алып 22 яшькә кадәрге яшьләргә театрларга, музейларга, концертларга һәм кинотеатрларга бушлай йөрергә мөмкинлек бирә. Ел саен кулланучы счетына 5 мең сум күчерелә. 

2025 елда Балтач районында программа буенча 858 билет сатып алынган. Бу 858 яшь кешегә 2 515 900 сум акча тотып, мәдәният чараларында катнашкан дигән сүз. Программа «Гаилә» милли проекты кысаларында уңышлы эшли, үсеп килүче буын арасында сәнгатьне популярлаштыруга ярдәм итә.

Бүгенге көндә «Пушкин картасы»на ихтыяҗ зур. Ул яшьләрнең мәдәни активлыгын арттыра, театрга, музыкага һәм сәнгатькә кызыксыну уята. Балтач районында программа үзенең нәтиҗәлелеген раслады инде һәм 2026 елда да уңышлы эшләр дип көтелә.

#Милли проектларф
#Милли проект

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев