«Әни булу — зур сәнгать»
Әниләребез — нәкъ шушы матур традицияләрне саклаучылар, гаилә җылысы һәм мәхәббәт чишмәсенең төп чыганаклары!
Әниләр көне якынлашкан көннәрдә районыбызның дүрт зонасында бик матур чара «Әни булу — зур сәнгать» дип аталган бәйгенең сайлап алу турлары узды. Һәм менә 28 ноябрь көнендә район мәдәният йорты сәхнәсендә иң уңган, иң булган әниләр, гаиләләр чыгыш ясады. Алар — Субаш авылыннан Эльвира Гатиатуллина, Яңгул авылыннан Алсу Садыйкова, Чепья авылыннан Алиса Филиппова, Мельничная авылыннан Анна Григорьева, Смәел авылыннан Ландыш Әхмәдиева, Сосна авылыннан Ләйсән Хәбибуллина, Көшкәтбаш авылыннан Айгөл Исхакова, Шубан авылыннан Ләйсән Габделхакова, Бөрбаш авылыннан Ләйлә Газизуллина һәм Норма авылыннан Альмира Газизова.
— Әни — ул гаиләнең йөрәге, милләтебезнең тамыры, яшәү чишмәсенең башы. Күңелләребездә миллилекнең учагы сүнмәсен дисәк, безгә тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне, рухи мирасыбызны саклау кирәк. Әниләребез — нәкъ шушы матур традицияләрне саклаучылар, гаилә җылысы һәм мәхәббәт чишмәсенең төп чыганаклары, — алып баручы Лилия Закирова әлеге сүзләрне әйткәндә, һәркем үзен әнисе янында итеп хис иткәндер. Чөнки Әниләр күзгә күренмәс канатлар куючылар, алар яралы күңелне дәвалый белүчеләр, кайнар чәй һәм тәмле камыр ризыгы белән үзләренә тартып торучылар, балалары өчен җан атып, йөрәк парәләре бәхетле булсын өчен тырышучылар. Бу көнне сәхнәгә чыккан һәр әни дә гаилә учагының сакчысы, балалары өчен терәк, йортның якты кояшы, милләтнең йөрәк тибеше булган уңган гүзәл затлар! Аларның һәрберсе үзенә генә хас осталыкка, зирәклеккә, сабырлыкка ия. Һәм бу кичтә район сәхнәсендә алар үзләренең сүз осталары булуларын да күрсәтә алдылар, гаиләләренә, балаларына, туган якларына булган мәхәббәтне дә тасвирладылар, оста хуҗабикә булу серләрен дә ачтылар, сәхнә йолдызы булып та балкыдылар.
Әлбәттә, бәхетле әни булыр өчен ныклы гаиләң булуы кирәк. Гаилә — ул һәр өйнең йөрәге. Әнинең йомшак сүзеннән, әтинең нык җилкәсеннән, балаларның көлүеннән төзелгән бу кечкенә дөнья — һәркем өчен иң кадерле урын. Бу кичтә район сәхнәсендә бер-берсенә терәк булган, эштә дә, тормышта да янәшә атлаган гаиләләребезнең иҗатларын күрдек. Кемдер — җыр, кемдер — бию, юмор, шигырь, тамаша белән гаиләләрендә яшәгән мәхәббәтне һәм бердәмлекне күрсәтә алды. Әлеге бәйгедә татар һәм удмурт милләте вәкилләре үз туган телләрендә миллилекне дә ачып бирделәр. Алай гына да түгел, һәрбер тур саен ачыла барып, әниләребез соңгы турда үзләренең аш-суга булган осталыкларын күрсәтеп уздылар. Бу кичтә татар халкының милли, яратып ашый торган камыр ризыклары — җимеш бәлеше, ит бәлеше, гөбәдия, чәкчәк, өчпочмак, кыстыбый, удмурт халкының тәмле милли ризыклары — борчак кесәле белән табани жюрига тәкъдим ителде.
Менә иң дулкынландыргыч, иң җаваплы мизгел дә килеп җитте. Ә аңарчы иҗатлары, тырышлыклары һәм әни булу сәнгате белән сокландырган әниләр гаиләләре белән сәхнә түренә чакырылды. Әниләребезнең осталыгын мәртәбәле жюри бәяләде. Алар нәтиҗәләр белән таныштырганчы, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин барлык әниләргә мөрәҗәгать итеп: «Хөрмәтле әниләр, дөньяларыбыз тыныч булып, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, бәхетле, матур тормышларда җан тынычлыгы белән гомер кичерергә язсын сезгә», дип теләде.
Бу кичтә чыгыш ясаган һәрбер әни бүләкләргә лаек булды. Иң башта төрле номинацияләрдә җиңү яулаучылар атап үтелде. «Игелекле йөрәк» номинациясендә Яңгул авылыннан Алсу Садыйкова, «Гаилә кыйммәтләрен саклаучы» номинациясендә Көшкәтбаштан Айгөл Исхакова, «Аш-су остасы» номинациясендә Шубаннан Ләйсән Габделхакова, «Иң иҗади әни» номинациясендә Смәелдән Ландыш Әхмәдиева, «Иң көчле әни» номинациясендә Соснадан Ләйсән Хәби-буллина, «Иң креатив әни» номинациясендә Мельничнаядан Анна Григорьева җиңүче булып танылдылар. Бәйгенең төп җиңүчеләре белән дә танышып узыйк, өченче урында Бөрбаштан Ләйлә Газизуллина, икенче урында Чепьядан Алиса Филиппова, беренче урында Нормадан Альмира Газизова һәм Гран-при иясе булып, Субаштан Эльвира Гатиатуллина танылды. Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев