Бантикапай дип әйтегез миңа, яме.
Иии... Бу вакыйганы ничек сезнең белән бүлешмисең ди инде, име...
Түнтәремнең киләчәге белән очраштым бит кичә. Бантик ясау буенча кечкенә генә мастер-класс үткәрдем, үземчә инде әлбәттә.
— Апа, сезнең исемегез ничек?
— Бантикапай дип әйтегез миңа, яме.
— Оригинально...
— Бантик ясау ошадымы сезгә?
— Әйе.
— Тагын ясыйбызмы?
— Әйе.
— Икенче юлы матур итеп ободоклар ясарбыз, яме.
— Аннары ободок апай буласызмы сез?
Шундый рәхәт кич булды. Баштарак читенсенеп торган кызларым белән ахырдан рәхәтләнеп кочаклашып аерылыштык.
Белмим, аларга ничектер, ә минем үземә балалар белән бер дулкында булу бик ошады. Әлеге матур кичне оештыручы Түнтәр китапханәсенә рәхмәт.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев