Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятендә Габдрахман Ишморатовка багышланган фәнни-гамәли конференция узды

Габдрахман Ишморатов, эре сәнәгатьче һәм җирбиләүче буларак, шәһәр һәм губерна эшләрендә зур роль уйный

Бүген Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятендә Габдрахман Ишморатовка багышланган «Халык хәтерендә яшәр, илгә иткән игелек» фәнни-гамәли конференция узды.

Конференциядә балтачлылар да катнашты, шулай ук чарада «Себер тракты-Муса Җәлил» музее директоры Фирая Зыятдинова да  чыгыш ясады.

Ишморатов Габдрахман Әхмәт улы – 1 нче гильдия Казан сәүдәгәре, эшмәкәр, җирбиләүче, шәһәрнең нәселдән күчмә мактаулы гражданы.

XX гасыр башында Үрнәк бистәсендә (Татарстанның Арча районында) Ишморатов Габдрахман Әхмәт улының зур биләмәләре була (1857-1922). Бу кеше 2 нче гильдия Казан сәүдәгәре гаиләсеннән, нәсем тамырлары Казан артының Норма авылына (хәзерге Балтач районы) барып тоташа. Мөстәкыйль сәүдә белән шөгыльләнә. Казан уезды Карамышлы өлкәсенең Казанбаш авылында (хәзерге Үрнәк бистәсе) ат, май, урман эшкәртү заводлары, пар тегермәне, мамыктан җеп эрләү фабрикасы, 664 дисәтинә җире була.

Казан, Уфа, Самара, Сембер, Вятка губерналарында берәрдән генә булса да татарлар тоткан мамык җеп эрләү фабрикалары тагын була әле, ә менә ат һәм май язу заводы уникаль күренеш, чөнки бу якларда мондый эш белән шөгыльләнүче башка андый оешмалар булмый. Хәзерге балалар бакчасы бинасы торган урында элек нәселле чабышкылар асралучы ат заводы булган (ПЛ-77 клубы вазыйфасын үтәп, ул безнең көннәргә кадәр саклана).

Екатерина II хөрмәтенә аталган урман эшкәртү заводы хәзерге ПЛ-77 автомашиналар паркы урнашкан урында була. Урман эшкәртү заводы янәшәсендә җитен һәм киндер орлыгыннан май сыгу цехлары эшли.

1913 елның 19 декабрендә Ишморатов Габдрахман Әхмәт улына Буыннан-буынга күчүче шөхрәтле гражданлык дәрәҗәсе бирелә. Атаклы «Ишморат чәе»н бөтен Идел буе белә, ә аның ат заводында үрчетелгән чиста токымлы аргамаклар Россия һәм чит илләрнең дәрәҗәле бүләкләренә лаек була.

Романовлар йортының өч йөз еллыгы уңаеннан Габдрахман Әхмәт улы император Николай Икенченең сараена чакырыла, шунда ул патшага нәселле юртак бүләк итә.

Шулай итеп, Габдрахман Ишморатов, эре сәнәгатьче һәм җирбиләүче буларак, шәһәр һәм губерна эшләрендә зур роль уйный.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев