Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Арча аграр сәнәгать һөнәр көллиятенең икенче филиалында мәдәни чара узды

Чараның һәр мизгеле тамашачыларны илһамландырды, берләштерде һәм үз тамырларыбызга булган хөрмәтне кабат искә төшерде

Арча аграр сәнәгать һөнәр көллиятенең икенче филиалында күңелләрне җылыткан, рухны баеткан матур мәдәни чара узды.

Район мәдәният үзәге хезмәткәрләре тарафыннан студентларга мәхәббәт, туган як турында җырлар башкарылды, йөрәккә үтеп керердәй туган телгә багышланган шигырьләр яңгырады. Милли рухны саклап, сәхнәдә татар халкының күркәм биюе һәм башкорт халкының милли дәртле биюе тәкъдим ителде.

Чараның һәр мизгеле тамашачыларны илһамландырды, берләштерде һәм үз тамырларыбызга булган хөрмәтне кабат искә төшерде.

Очрашуның ахырында колледж директоры чыгыш ясап, катнашучыларга һәм тамашачыларга ихлас рәхмәтен белдерде, киләчәктә дә мондый очрашуларның дәвамлы булуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев