Авыр миңа, диеп башың имә...
Авыр миңа, диеп башың имә, Син авыр, дип килми җиңеллек. Сабырлыгың җыеп учларыңа Көт әле син, килер җиңеллек. Авыр миңа, диеп бетерешмә, Булгандыр бит авыр мизгелләр. Үткәннәргә кайтып уйлан да бер, Исеңә төшәр үткән ул көннәр. Ул вакытта да бит бик җинелдән Булмагандыр инде, аңлыйсың. Жиңеп чыгып әле авырлыкны, Алда...
Авыр миңа, диеп башың имә,
Син авыр, дип килми җиңеллек.
Сабырлыгың җыеп учларыңа
Көт әле син, килер җиңеллек.
Авыр миңа, диеп бетерешмә,
Булгандыр бит авыр мизгелләр.
Үткәннәргә кайтып уйлан да бер,
Исеңә төшәр үткән ул көннәр.
Ул вакытта да бит бик җинелдән
Булмагандыр инде, аңлыйсың.
Жиңеп чыгып әле авырлыкны,
Алда бар бит үрләр яулыйсың.
Тормыш бизмәннәре гел чайкала,
Бер авырның була җиңеле.
Миңа авыр, диеп башың имә,
Бу авырлык үтәр, түз инде.
Сабырларны сыный, диләр ходай,
Яратканга бирә сынавын.
Ул бит белә синең сабырлыгың,
Көчле була белеп сынмавың.
Сынамасын дисең, яратмасын,
Шулай язгач инде нишлисе?
Авыр миңа, диеп тормышыңа
Уйлама син кулың селтисе.
Тормыш бизмәннәре тигезләшер,
Кара әле акка әйләнер.
Авырлык та шулчак жиңеләер,
Сине алда бәхет көтә бел!
Авырлыклар берчак үтә ул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев