Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

«Балкыш» фестивале янәдән сәхнәне гөрләтте

Әлеге иҗади фестивальнең район этабы февраль аенда 4 зонада узган иде инде һәм барлыгы 300 гә якын кеше катнашкан булган

10 февраль көнне район үзәк мәдәният йортында, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында, ветераннар арасында оештырылган «Балкыш» фестивале янәдән сәхнәне гөрләтте.

Әлеге иҗади фестивальнең район этабы февраль аенда 4 зонада узган иде инде. Анда барлыгы 300гә якын кеше катнашып, иң-иңнәре сайлап алынып, районыбыз сәхнәсендә чыгыш ясады.

Балтачыбызның авылларыннан җыелган үзешчән ветераннарыбыз төрле милли музыкаль номерлары белән бар тамашачыны таң калдырды.

Фестиваль азагында Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәил улы Гайнетдинов сәхнәдә чыгыш ясаган үзешчән артистларны котлап, лаурет дипломнары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Балкыш"