Балтач гимназиясенең 2-И сыйныфы укучылары әбиләрен сөендерде
Өлкәннәр оныкларының сәләтләренә, күп белүләренә бик сокландылар
Балтач үзәк балалар китапханәсендә бөтен дөньяга ямь бирүче, елмаюлары белән безне иркәләүче, җылы карашлары белән назлаучы, акыллы фикерләре белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле әбиләребез, дәү әниләребез, бабайларыбыз, дәү әтиләребезгә багышланган бәйрәмнәрнең чираттагысы узды.
«Ягымлыдыр үзләре, балдан татлы сүзләре» дип аталган бәйрәм программасына Балтач гимназиясенең 2-И сыйныфы укучылары һәм аларның әбиләре килде.
Китапханәчеләр катнашында сәхнәләштерелгән мәзәкләр, кызыклы уеннардан төзелгән бәйрәм чарасы балаларның шигырьләре, җырлары, биюләре, үзләре ясаган бәйрәм открыткалары белән тагын да матурланды.
Өлкәннәр оныкларының сәләтләренә, күп белүләренә бик сокландылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев