Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Балтач гимназиясенең яшь артислары Мәскәүне яулады

Йомгаклау өлешендә әниләр белән балалар татар халкының йоласы булган-әрәпә күренешен дә сәхнәләштерделәр

Балтач гимназиясе укытучысы Алсу Хәкимҗанова җитәкчелегендәге театр түгәрәге эшләп килүен күпчелегегез белә инде. 

Күптән түгел алар 38 бала (4 төркем) белән Мәскәү шәһәренә барып, Халыкара проект «Дети 21 века», «Увеличительное стекло» конкурс-фестивальдә катнашып, икенче урынга лаек булдылар.

Биредә һәр төркем әзерләгән спектаклен күрсәтте. Йомгаклау өлешендә әниләр белән балалар татар халкының йоласы булган-әрәпә күренешен дә сәхнәләштерделәр. Бәйгедә катнашып кына калмыйча, 3 көн дәвамында балалар Мәскәү шәһәренең тарихи урыннары белән дә танышты. 

«Алсу Илдар кызына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Аңа сәламәтлек, эшендә уңышлар телибез. Мондый сәяхәт балаларыбызның күңелендә мәңге сакланыр», дип хәбәр итә театр түгәрәгенә йөрүче балаларның әти-әниләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

23

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев