Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Балтач мәктәбе артистлары икенче дәрәҗә дипломга һәм кыйммәтле бүләккә ия булды

Фестивальдә Идел буе федераль округының урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары һәм гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучылары катнашты

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты 2025 елның 1 мартыннан 18 апреленә кадәр «Милли хәзинә» балалар һәм яшүсмерләр өчен бөтенроссия халык иҗаты фестивален уздырды.

Фестивальдә Идел буе федераль округының урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары һәм гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучылары катнашты.

Фестивальнең максаты — туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү, милләтара, төбәкара элемтәләрне һәм хезмәттәшлекне көчәйтү, Россия халыклары арасында дустанә этномәдәни мөнәсәбәтләрне ныгыту. Төп бурыч — әдәбият, сәнгать иҗатына, тәрҗемә эшчәнлегенә сәләтле яшь талантларны ачыклау, алар арасында тәҗрибә уртаклашу өчен мохит булдыру, шулай ук укучыларның туган телләре, әдәбияты, мәдәнияте белән кызыксынуын үстерү.

Әлеге мәртәбәле фестивальдә Балтач мәктәбенең Хәйруллина Гөлнар Илдаровна, Шакирҗанова Резеда Рафаэлевна җитәкчелегендәге театр коллективы катнашып, икенче дәрәҗә дипломга һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Коллективны зур уңышы белән котлыйбыз, алдагы бәйгеләрдә дә җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев