Балтач үзәк балалар китапханәсендә «Дуслык куя канатлар» дип аталган очрашу кичәсе үтте
Очрашу кичәсе һәркемнең күңелендә матур тәэсирләр калдырсын иде
Балтач үзәк балалар китапханәсендә «Дуслык куя канатлар» дип аталган очрашу кичәсе үтте.
Кошларга канат кирәк булган кебек, тормыш авырлыкларында кешегә дусларның ярдәме, аңлавы; шатлыкта аларның мактавы, хуплавы кирәк. Менә шул чакларда дуслык канатлар куя да инде.
Балтач урта мәктәбенең 5-А һәм Балтач гимназиясенең 5-Б сыйныфлары укучыларын очраштырган кичә сыйныфташлар арасындагы дуслыкның кадерен белергә чакырды. Шигъри тәлгәшләр белән бизәлгән әлеге чарада катнашучылар тел, әдәбиятка багышланган уеннарда үзләренең белемнәрен сынадылар. Дус һәм бердәм булып уеннарда катнашу балаларның үзләренә дә ошады. Очрашу кичәсе һәркемнең күңелендә матур тәэсирләр калдырсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев