Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Балтач үзәк зурлар китапханәсендә «Батыр үлә, үлмәс ат алып» дип исемләнгән әдәби кичә үтте

Һәр әдәби тукталыш шагыйрьнең куркусыз тормышыннан алынган тарихи мизгелләр белән үрелеп барды

Балтач үзәк зурлар китапханәсендә Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан Балтач мәктәбенең 8 нче сыйныфлары белән «Батыр үлә, үлмәс ат алып» дип исемләнгән әдәби салон үтте. 

Һәр әдәби тукталыш шагыйрьнең куркусыз тормышыннан алынган тарихи мизгелләр белән үрелеп барды.

Герой шагыйрьнең ялкынлы шигырьләре укылды, Җәлилчеләрнең батырлыкларына данланды. Бу күренешләр әдәби салонда булган һәркемнең дә күңелендә онытылмас хатирә булып сакланыр һәм ватанпәрвәр милләтәшебез, тарихи шәхеснең тормышын буыннар чылбырында сүнмәс ялкын итеп сакларга ярдәм итәр дип ышанып калабыз.

Әлеге чарада катнашкан Балтач мәктәбенең барлык 8 нче сыйныф укучыларына олы рәхмәтебезне җиткерәбез,  дип яза Балтач үзәк китапханә хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев