Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Балтач балаларын китапханә үзенә дәшә

Балтач үзәк китапханәсе үз укучыларына күп санда рус телендә матур әдәбият тәкъдим итә.

Китапханәчеләр мәктәпкәчә яшьтәге балалар күңеленә шагыйрә В. Хамидуллинаның «Полетели! Раз…, Два… Три…= Очыпкиттек! Бер… Ике… Өч..." һәм С.Пивоварованың "Тылсымлы каурыйлар" дигән әкиятләр китабы хуш килер дип уйлый.

Кече яшьтәге мәктәп укучылары К. Ушинский, Е. Шварц, В. Сутеев, Е. Пермяк, Р. Киплинг, Л. Толстой, Г. Остер, И. Токмакова, С. Григорьев, К. Матюшкина, А. Вестли китапларын укып хозурлана алачак. Урта һәм өлкән сыйныф укучылары В. Иванова, В. Гусев, А. Дробина, В. Лунин, М. Дружинина, А.Гурова, И. Пивоварова, В.Сертаков китапларын укып үзләренә бик күп кызыклы мәгълүмат ала алачак.

Туган илебез тарихына багышланган «Россия для детей», «Удивительная Россия», «Военно-патриотическая хрестоматия для детей», « Я гражданин России» һәм С. Булановның «Ученые», В. Воскобойниковның «Жизнь замечательных детей» китаплары балаларга Ватан турында күбрәк күзалларга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250