Балтачның «Алтын ачкыч»ы
Быел март аенда Казанның «Идел-пресс» нәшриятында Гөлсинә Галимуллинаның «Алтын ачкыч» дип исемләнгән повесте басылып чыкты. Әдәби әсәрнеӊ төп герое - танылган дин әһеле, К.Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин кебек мәгърифәтчеләребезнең эшен лаеклы дәвам итүче, Татарстанның баш казые, Балтач районы мөхтәсибе, үзе дә дистәләгән дини китаплар авторы - Җәлил хәзрәт Фазлыев.
2015 елның көзендә Җәлил хәзрәт Фазлыев Гөлсинә Галимуллина белән телефон аша элемтәгә чыгып, "Карлы миләш тәме" дигән китабы хакында үз фикерләрен ирештерә.
Шул мизгелдә Җәлил хәзрәтнең тормыш юлы турында китап язу уе туа. Хәзрәт каршы килми, әмма татар әдәбиятында уңай мулла образы хакында язылмавы хакында әйтә, әмма язып карарга киңәш итә.
"Алтын ачкыч" китабын киң җәмәгатьчелек яратып кабул итте. Китапка кереш сүз итеп, Татарстанның халык язучысы Туфан ага Миңнуллинның Җәлил хәзрәткә багышлап язылган бәяләмәсе китерелгән. Геройныӊ балачагы, мәктәп еллары, ислам диненеӊ буыннан-буынга әби-бабайларыбыз аша кадерләп тапшырылуы, тормышныӊ төрле күренешләргә дин белгеченеӊ карашы - болар барысы да бу китапта урын алган.
Җәлил хәзрәт Фазлыевның кешеләр өчен эшләнгән изге эшләре бик күп. Аның үтемле сүзе, зирәк фикере, акыллы киңәше, ихлас күңеле белән кешеләрнең җанын дәвалый, рухын күтәрә, авыр чагында дөрес юл күрсәтергә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев