Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачның “Раштуа йолдызлары” (фото)

"Туым жондозы" фестиваль-конкурсына сайлап алу турында балтачлылар беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Узып баручы елның соңгы ае керәшеннәр дөньясында чираттагы бер матур вакыйга белән истә кала. Инде менә тугызынчы тапкыр керәшен халык җырларын башкаручы яшьләр арасында "Туым жондозы" - "Рождественская звезда" VIII фестивале һәм конкурсның сайлап алу турлары үткәрелә. Сайлап алу туры дип кенә атасак та, әлеге зона ярышлары бик зур чарага әйләнеп бара. Быелга сайлап алу турларының беренчесе Балык Бистәсендә узса, икенче итеп эстафетаны балтачлылар кабул итеп алды. 9 декабрь көнне Балтач мәдәният үзәгендә Мамадыш, Кукмара һәм Балтач йолдызчыклары чыгыш ясады.

Фестивальнең Балтачта беренче узуы, әмма хуҗалар матур чыгышлар белән жюрины таң калдырды. Субаш, Дорга, Чепья авылларының иҗат коллективлары һөнәри осталыклары ягыннан мактап телгә алынды.

Балтач данын шулай ук Айсылу Әсадуллина җитәкчелегендәге "Яшьлек" гөсләчеләр ансамбле да яклады. Айсылу үзе ялгыз җыр белән чыгыш ясады. Рамазан Әсадуллинның гөсләдә көйләр уйнавы, Закирҗанова һәм Әсадуллина Таңсылулар башкаруындагы керәшен җырлары көчле алкышларга күмелде. Аларның һәркайсы беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. 18 декабрь көнне исә алар Алабугада үтәчәк икенче ярымфиналда чыгыш ясый. Уңышлар телик үзләренә.
erid: 2VtzqumtM4F

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqwfh92B