Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашкан чарада районыбызның Субаш авылыннан «Туганай» халык вокаль ансамбле дә чыгыш ясады
Быел Питрау бәйрәме Мамадыш районының Җөри авылында 27 ел рәттән уздырылды. Анда бик күп иҗат коллективлары катнашты.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашкан чарада районыбызның Субаш авылыннан «Туганай» халык вокаль ансамбле дә чыгыш ясады.
Питрау бәйрәмендә Субаш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Эльмира Фәизовага мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Рәхмәте белдерелде. «Туганай» халык вокаль ансамбле коллективы лауреат дипломына лаек булды. Котлыйбыз!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев