Балтачлылыр «Халкым чишмәсе» регионкүләм татар яшьләре милли иҗат фестиваленнән җиңү белән кайтты
Райондашларыбыз «Халык биюе» (соло) номинациясендә 1 урынга лаек булдылар
Яр Чаллы шәһәрендә «Халкым чишмәсе» регионкүләм татар яшьләре милли иҗат фестивале узды. Биредә районыбыз яшьләре дә катнашты.
«Халык биюе» (соло) номинациясендә Сосна мәдәният йортыннан Ризәлә Заһидуллина һәм Балтач мәдәният үзәгенең «Балкыш» җыр һәм бию ансамбле 1 урынга лаек булдылар.
Яшь буынның милли үзаңын тәрбияләүдә, татар халкының мәдәниятен саклауда һәм үстерүдәге эшчәнлекләре өчен Сосна мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Мансур кызы Закирова һәм «Балкыш» җыр бию ансамбле җитәкчесе Рөстәм Мидхәт улы Хәсәнов фестивальне оештыручылар тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Котлыйбыз! Уңышларыгыз дәвамлы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев