Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Балтачның «Камертон» хоры дәрәҗәле бәйгедә икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды

«Татарстанның яшь виртуозлары» конкурсы 2025 елның февраленнән майга кадәр «Татарстан Республикасының Иҗади Музыка Академиясе»проекты кысаларында узды

Казанда Аида Гарифуллинаның «Татарстанның яшь виртуозлары» икенче Республика конкурс-фестиваленең гала-концерты булды.

Бәйрәм кичәсен Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Казанның мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, шулай ук Россиянең атказанган артисты Аида Гарифуллина һәм проект җитәкчесе Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ләйлә Гарифуллина ачты.

«Татарстанның яшь виртуозлары» конкурсы 2025 елның февраленнән майга кадәр «Татарстан Республикасының Иҗади Музыка Академиясе»проекты кысаларында узды. Иҗади ярыш бушлай уздырылды, шуңа күрә анда теләгән һәркем катнаша алды. Проект Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырылды.

Нәтиҗәдә, конкурста 9 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге барлык белгечлекләр буенча 500гә якын укучы катнашты. Алар арасында солист-инструменталистлар, вокалистлар һәм төрле составтагы мәктәп ансамбльләре бар иде. Конкурс лауреатларына һәм аларның педагог-остазларына акчалата премияләр, истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Балтач сәнгать мәктәбенең "Камертон" хоры (җитәкчесе Гарәфетдинова Ф.Ф., концертмейстеры Һадиева М.В.) икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Лаеклы җиңүегез белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев