Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Балтачта Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан җыен узды

«Кадер иясе» китабын тәкъдир итү кичәсендә Кадрия Идрисова һәм автор Нәбирә Гыйматдинова катнашты

 

Балтач үзәк китапханәсендә  «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының «Моңлы тел ул, нурлы тел ул – Туган тел»  исеме астында мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан җыен узды.

Җыенда Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисова катнаша.

Чараны Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәил улы Гайнетдинов ачып җибәрде. Җитәкче "Ак калфак" оешмасының райондагы эшчәнлегенә зур бәя биреп, яңадан-яңа уңышлар теләде.

Җыенда тирә якка җылылык, яктылык таратучы, ачык карашлы, иманы нык булган образны тудырган «Кадер иясе» китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Китап авторы – «Ут күбәләге», «Сихерче»,«Парлы ялгыз», «Кыргый», «Ак торна каргышы», «Сәвилә», «Мәхәббәттә гөнаһ бар» китаплары авторы – Татарстаннын халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова.

«Кадер иясе» китабын тәкъдир итү кичәсендә Кадрия Идрисова һәм автор Нәбирә Гыйматдинова шәхсән катнашып, китапның язылу тарихы, вакыйгалар агышы белән чарада катнашучылар белән дә бик теләп бүлештеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев