Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Балтачта “Татар китабы - 2026” бәйгесенә старт бирелде!

Нәшрият хезмәткәрләре һәм язучылар эчтәлекле, бай мәгълүматлы чыгыш ясады

Балтач үзәк китапханәсендә иҗат сөючеләр өчен матур очрашу узды.

Сәбәбе  – Татарстан китап нәшрияты яңа, масштаблы «Татар китабы» бәйгесен башлап җибәрә! 

Очрашуда Казаннан килгән хөрмәтле кунаклар Ләйсән Миннуллина, Галимҗан Гыйльманов, Рәмзия Шакирова, Луиза Шарова, Рөстәм Насыйбуллин, райондашыбыз Рәҗәп Бәдретдинов катнашты.

Китап язу турында, авторлар белән аралашуга корылган чарада әдәбият белән кызыксынучы, конкурста катнашырга теләгән яшь каләмчеләр, иҗатка тартылган мәктәп укучылары, китап сөючеләр, әдәбият-сәнгать дөньясын үз итүчеләр катнашты.

Нәшрият хезмәткәрләре һәм язучылар эчтәлекле, бай мәгълүматлы чыгыш ясап, «Татар китабы-2026» әдәби конкурсы турында тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, яшь иҗатчыларга үзләренең киңәшләрен җиткерделәр.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев