Балтачта «Жиңү байрагына жыр язучы - Шагыйренә халык дан тели…» дип аталган бәйге 34 нәфис сүз остасын бер иҗади мәйданга җыйды
Бәйгенең район этабы җиңүчеләре өчен «Волга» лагерында форум 10-12 ноябрьдә узачак
2026 нчы елда татар халкының бөек шагыйре, милли мәдәният һәм әдәби мирас символы булган Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, 2025 елның 1 сентябреннән XV Габдулла Тукай исемендәге махсус шигырь укучылар бәйгесе старт алды.
Габдулла Тукай исемендәге шигырь укучылар бәйгесе – балаларны һәм яшүсмерләрне берләштерә торган, шагыйрьнең иҗат мирасын саклаучы һәм татар әдәбиятының бай дөньясына яңа буынны җәлеп итүче әһәмиятле мәдәни вакыйга. 2нче октябрь көнне Балтач Үзәк китапханәсендә «Жиңү байрагына жыр язучы - Шагыйренә халык дан тели…" дип аталган бәйге 34 нәфис сүз остасын бер иҗади мәйданга җыйды.
Бәйге барышында 1 сыйныфтан - 11 сыйныфка кадәр укучылар гасырлардан килә торган батырлык традициясендә тәрбияли торган шигъри гөләндәмнәр тәкъдим итте, алар арасыннан бары 3 укучы гына 2 нче турга узды.
Жюри составында Роберт Миңинуллин исемендәге Республика балалар китапханәсенең Милли әдәбиятләр һәм туган якны өйранү бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Насыйбуллина Нуридә Шәйдулла кызы, язучы, прозаик, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче, Язучылар берлеге әгъзәсе, безнең якташыбыз Бәдретдинов Рәжәп Фәтхетдин улы, Балтач авылара Үзәк китапханә директоры Зарипова Резидә Мөдәрис кызы, Балтач авылара Үзәк китапханәсенең балалар эше буенча директор урынбасары Ахмадуллина Галнар Тәлгать кызы булды.
Бәйгенең район этабы җиңүчеләре өчен «Волга» лагерында форум 10-12 ноябрьдә узачак. Җиңүчеләргә алга таба да уңышлы чыгышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев