Мәдәният
Бөек шагыйрь музее (фото)
"Социаль туризм» программасы кысаларында Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатына багышланган "Тукай-Кырлай" музеенда экскурсиядә булдылар.
Өлкәннәребезгә экскурсовод язма материаллар, китаплар, фотосурәтләр, авыл һәм шәһәр көнкүреше әйберләрен күрсәтеп, язучының тормыш юлын, иҗатын аңлатып узды. Габдулла Тукайның иҗаты бәяләп бетергесез. Аның шигырьләре, хикәяләре, әкиятләре тормышчан, әхлак тәрбиясенә нигезләнеп язылган. Өлкәннәребез шушы музейда аның истәлегенә куелган сыннар, язучыны тасвирлаган күп төрле материаллар, әкият геройлары, язучының китаплары белән таныштылар. Шагыйрьнең юбилеена багышлап ачылган Сәгъди абый бакчасында тернәкләнүчеләрне Тукайның әкият каһарманнары каршы алды. Аларга әлеге экскурсияләр татар халкының бөек шәхесләре турындагы мәгълүмат белән күбрәк танышырга, яңалыклар тупларга ярдәм итә, дип хәбәр итәләр бүлекчәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев