Бәхет өчен берни кирәк түгел, әти-әни исән булганда
Август безнең өчен бәйрәмнәргә бай ай.10 август көнне кадерле әниебез-әбиебез Мәгъфүрә Шиһаповага 80 яшь тулды, аны барлык балалары, онык-оныкчыклары исеменнән котлап, авылыбыз шагыйрәсе Лилия Гарифуллина бик матур шигырь иҗат итте, дип хәбәргә чыкты Көшкәтбаш авылыннан Гөлшат Ганиева.
Без биш бала үстек бер бишектә
Бер үк куллар безне назлады.
Барыбызга тигез караш булды
Беребезне дә ул какмады.
Бер үк куллар баштан сыйпадылар,
Бер үк куллар борды колакны.
Шул ук куллар безне сакладылар.
Кирәк чакта шулар яклады.
Нәкъ илле ел парлы гомер үткән
Һәрчак безгә үрнәк булдыгыз.
Барыбыз да күптән парлы-парлы,
Маяк булып юлда тордыгыз.
Сиксән саны чып-чын түгәрәк сан
Безнең тормыш тоташ түгәрәк.
Барыбыз да бүген сезнең янда
Сөенешик әйдә бергәләп.
"Кәрәз" дигән данлы атыбыз бар
Без баллары затлы Кәрәзнең
Барысы да "Ана Корттан" тора
Яктысы бар безнең тәрәзнең
Нәкъ умарта өен хәтерләтә
Бүген безнең туган йортыбыз
Сез бит безгә һаман кирәк әле
Дилбегәне ныграк тотыгыз.
Әти ярган буразнадан атлау
Күпкә җиңел авыр тормышта.
Үзебез күптән әни булсак та
Киңәшләрең әни булыша.
Тигез гомер, тигез картлык язган
Аллаһыга без бик рәхмәтле.
Нинди сүзгә генә төреп әйтик,
Сезгә булган олы рәхмәтне.
Гомерегез әле озын булсын,
Саулык алып килсен киләчәк.
Сез булганда гына күңел көлеп
Туган йортка кайтып керәчәк.
Иң бәхетле балалар без бүген
Сөенечтән күзләр дымлана.
Бәхет өчен берни кирәк түгел,
Әти-әни исән булганда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев