Бөрбаш мәдәният йортында Чаллы язучылары белән очрашу кичәсе булачак
Мәдәният

Бөрбаш мәдәният йортында Чаллы язучылары белән очрашу кичәсе булачак

Очрашу концерт номерлары белән башланып китәчәк

23 октябрь, ягъни пәнҗешәмбе көнне, 14.00 сәгатьтә Бөрбаш мәдәният йортында Чаллы язучылары белән очрашу кичәсе булачак.

Язучылар белән фотоларга да төшеп, сораулар бирергә, якыннан аралашырга да мөмкин булачак. 

Алар арасында күп һәм билгеле китап авторлары, шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглар бар. Мәсәлән, Факил Сафин үзе генә ни тора. Шулай ук Әлфия Ситдыйкова, Айгөл Әхмәтгалиева, Лилия Гыйбадуллина, Айрат Суфиянов, Рәзинә Мөхиярова, Айрат Шәйхетдинов һәм башкалар үз иҗатлары хакында сөйләячәкләр.

Әлеге кичә файдалы һәм мавыктыргыч булачак. Керү бушлай. Очрашу концерт номерлары белән башланып китәчәк.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев