Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Борнак авыл китапханәсендә «Дөнья матурлыгы - әнкәйләрдә» исемле кичә үткәрелде

Кичә җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды

Борнак авыл китапханәсендә, әниләр көне уңаеннан «Дөнья матурлыгы - әнкәйләрдә» исемле кичә үткәрелде. Җирле үзидарә рәисе Габдуллин Ирек Илдар улы әниләрне бәйрәм белән котлады.

Кичә җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Авылның оста гармунчылары Наил Заһретдинов, Наил  Нургалиевның  һәрбер чыгышы әниләр күңеленә якын да, ялкынлы да һәм онытылмаслык моң булып урнашты.

Чара барышында шагыйрьләрнең әниләргә багышланган шигырь һәм җырлары яңгырады. Китап сөючеләр үз әниләре турында истәлекләре белән уртаклашты. Кичә һәркемнең күңелендә матур мизгелләр белән истә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев