Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Борнакта Халыкара туган тел көне уңаеннан чара узган

Чара «Туган тел» җыры белән тәмамланды

21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. «Туган телен кадерләгән халык- үзе дә кадерле булыр», — ди халык мәкале. Чөнки туган тел — ул үзе бер дөнья. Тел — халыкның хәтере, җаны, халыкның иң зур байлыгы һәм ул һәр халык горурланырга тиешле иң зур кыйммәт.

Борнак авыл китапханәсендә, «Сәйлән» клубына йөрүчеләр белән, «И мөкатдәс туган телем» исемле әдәби сәгать үткәрелде. Туган телгә багышланган шигырьләр укылды һәм төрле биремнәргә төгәл җаваплар алынды. Чара «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев