БӨРБАШЫМ
Авылымның урамнарын Кабат-кабат урадым. Иркен итеп сулыш алып, Саф хавасын суладым. Төштем чишмә буйларына Эчтем тәмле суларын. Балачакка алып кайтты Мине чиксез уйларым. Әй, Бөрбашым, туган ягым Мин синең газиз балаң. Юллар аерса да безне Җай чыгу белән кайтам. Синдә үтте балачагым Син - яшьлегем болыны. Син хөрмәтләргә өйрәттең Кече...
Авылымның урамнарын
Кабат-кабат урадым.
Иркен итеп сулыш алып,
Саф хавасын суладым.
Төштем чишмә буйларына
Эчтем тәмле суларын.
Балачакка алып кайтты
Мине чиксез уйларым.
Әй, Бөрбашым, туган ягым
Мин синең газиз балаң.
Юллар аерса да безне
Җай чыгу белән кайтам.
Синдә үтте балачагым
Син - яшьлегем болыны.
Син хөрмәтләргә өйрәттең
Кече белән олыны.
Иң беренче синдә сөйдем,
Аңладым сөю барын.
Авырлыклар килгән чакта
Сиңа сөйләдем зарым.
Рәхмәт сиңа, Туган ягым.
Минем талгын бишегем.
Кайчан гына кайтсам да мин
Ачык торсын ишеген.
Әй, Бөрбашым, туган ягым...







Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев