Чапшарда авыл көнен гөрләттеләр (+бик күп фото)
Чапшарда авыл көне үтте
Чапшарда шаулап-гөрләп авыл көне узды. Чарага райондашларыбыз гына түгел күрше райолннардан да бик күп халык килгән иде.
Оештыру елдагыча бик яхшы иде. Бәйрәмнең ачылыш мизгелләре, волонтерларны бүләкләү, балалар һәм өлкәннәр өчен төрле уеннар, җирле артистлар белән бергә татар эстрадасы йолдызлар чыгышы – барысы да югары дәрәҗәдә оештылган.
Әлеге зур бәйрәмне оештырган мәдәният йорты директоры Гүзәлия Вәлиевага, аның төп ярдәмчесе булган тормыш иптәше Котдус әфәндегә, иганәчеләргә һәм оештыру эшенә көче кергән һәркемгә авыл халкы ихлас рәхмәт сүзләре ирештерә.
«Чапшар кечкенә генә авыл булса да төзеклеге, чисталыгы белән аерылып тора. Биредә тырыш, эшчән халык яши. Алар эшли дә, матур итеп ял да итә беләләр. Сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим. Бәйрәмне оештыручыларга олы рәхмәтем», – диде чарада катнашкан җирлек башлыгы Радик Шәрипҗанов та.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев