Чапшарлыларның бал-маскарады елдагыча бик күңелле узган (+ бик күп фото)
Яңа ел илебезгә ТЫНЫЧЛЫК алып килсен!
2026 елга да аяк бастык. Соңгы көннәрдә бөтен авылларда да бал-маскарадлар гөрләгәндер. Ә бүген без чапшарлыларның бәйрәмен куеп үтәргә телибез. Бердәмлекләре, мәдәниятне яратулары, олысы, кечесе клуб мөдире Гүзәлия Вәлиеваны хөрмәт итеп, һәрчак янәшәсендә бөтерелеп йөрүләре белән дә аерылып тора бу авыл. Гүзәлия ханым исә һәрчак авылдашларына рәхмәтле булып яши: «Бәйрәм чарасын уздырырга ярдәм иткән һәммәгезгә зур рәхмәт. Шундый мәрхәмәтле авылдашларым булмаса, мондый зур чараларны берничек тә оештырып чыга алмас идем! Авылыбызны таркатмыйча алга таба да бердәм булып эшләргә, гөрләтеп яшәргә насыйп булсын. Яңа ел илебезгә ТЫНЫЧЛЫК алып килсен!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев