Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Чепья авылында бардыр бер музей...

Чепья авылында ярты гасырлык тарихы булган гаҗәеп музей бар. Авыл үзе дә данлыклы. Татарстан читендә, Киров өлкәсе һәм Мари Иле республикасы белән киселештә урнашкан бу авылда менә инде күп еллар дистәгә якын милләт вәкиллләре тату гомер итә. Ерак үткәннән башлап бүгенгегә кадәр район турындагы барлык мәгълүматны үзендә туплаган музейны да...

Чепья авылында ярты гасырлык тарихы булган гаҗәеп музей бар. Авыл үзе дә данлыклы. Татарстан читендә, Киров өлкәсе һәм Мари Иле республикасы белән киселештә урнашкан бу авылда менә инде күп еллар дистәгә якын милләт вәкиллләре тату гомер итә. Ерак үткәннән башлап бүгенгегә кадәр район турындагы барлык мәгълүматны үзендә туплаган музейны да шуңа күрә Халыклар дуслыгы музее дип атаганнар.
Музей чыннан да үзенчәлекле. Чепья халкы аның турында зур горурлык белән сөйли. Авыл түгел, күп кенә районнар мондый мәдәни байлык белән мактана алмый бит. Ә барысы да 50 ел элек гади генә мәктәп музееннан башланып киткән. Соңрак күбәеп киткән экспонатлар өчен махсус бина төзеп бирәләр. Бүген инде биредәге 9 экспозиция залында 5 меңнән артык экспонатны күрергә була. Әмма болар - ярты гасыр эчендә тупланганның чирек өлеше генә. Тагын 15 меңнән артык тарихи документлар-предметлар кеше күзеннән яшерелгән килеш кала.
- Җиңүнең 20 еллыгы якынлашкан вакытта барлык мәктәпләрдә юбилей датасына багышланган почмаклар булдырырга кушылды. Безнең мәктәптә дә шундый музей барлыкка килде. Мәктәптә 5 тарих укытучысы эшли иде бу вакытта. Алар арасында иң яше һәм иң куәтлесе дип, мине аның җитәкчесе итеп билгеләделәр. Минем үземдә фронттан кайткан 133 төрле предмет бар иде. Нәкъ шулар беренче экспонатлар булды да, - дип искә ала музейга нигез салучы һәм бүгенге көнгә кадәр аның җитәкчесе Гарифҗан Галиев.
Мәктәптәге гади генә тарихи почмакның бөтен район горурлыгы булган музейга әверелүе дә Гарифҗан Галиевның тырышлыгы. Тарих укытучысы кул астында мәктәп укучылары фронт хатларын, документларны барлый-туплый башлый, туган як тарихын өйрәнү буенча тарихи түгәрәк булдырыла. Археологик эзләнүләр музейны күп кенә экспонатлар белән баета. Музей фондында тупланган әйберләрнең 97 проценты - Чепья урта мәктәбендә белем алган 42 авыл малай-кызларының хезмәте, ди Гарифҗан Галиев.
Тупланган материаллардан әкренләп экспозиция булдырыла. Стендлар булдыру, кирәкле материаллар сатып алу өчен акча таләп ителә. Шунда Гарифҗан Галиев укучыларга макулатура, металл ломы, каен бөреләре, чыршы күркәләре җыярга тәкъдим итә.
Менә инде 50 ел Гарифҗан Галиев - музейның алыштыргысыз директоры. Сугыш ветераны, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр кавалерының әле энергиясе ташып тора, экспонатлары турында да ул әле дә сәгатьләр буе сөйләргә әзер.
Халыклар дуслыгы музеендагы экспонатлар белән танышырга бүген инде дөньяның төрле илләреннән-төбәкләреннән киләләр.
- 50 ел эчендә без 22 меңнән артык экспонат җыйдык. Безнең югары дәрәҗәбезне хәзер Казан да, Мәскәү дә таный. Безнең музей дөньяның 26 иленнән кунакларны кабул итте, 3 илнең илчесе бездә булып китте, - дип горурланып сөйли Гарифҗан ага.
Музейда бүген 9 экспозиция залы исәпләнә, дидек. Зур урынны Гражданлык һәм Бөек Ватан сугышы белән бәйле материаллар алып тора. Шул исәптән Балтач районында туып-үскән Советлар Союзы геройлары, сугыштан соңгы елларда авыл тарихында эз калдырган кешеләр турында мәгълүматлар зур җылылык белән саклана. Авыл хуҗалыгында, җитештерүдәге хезмәткә багышланган экспозицияләр ихтирамга лаек.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/57755

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250