Чепьяда «Библиотөн»
"Библиотөн" бөтен Россия акциясендә катнашуда Чепья китапханәсе дә читтә калмады.
Библиотөн кино елы уңаеннан укучылар белән фикер алышу, киноның бүгенге көндә үсеше турында сөйләшүдән башланды.
Тукайның тууына 130 еллыгына карата чара-презентация күрсәтелде, мини викторина үткәрелде. Балалар китапханәсендә эшләүче Гөлсинә апалары заманча кул эшләренә мастер класс үткәрде. Библиотөн төрле үлән чәйләре, аларның организмга тәэсире турында сөйләшү белән тәмамланды.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев