Чутай үзешчәннәре «Наз»да концерт куйды
Ял кичәсе «Саубуллашу» җырын күмәк башкарып алкышлар белән тәмамланды
Чутай мәдәният йорты үзешчәннәре «Наз» сәламәтләндерү бүлекчәсендә ял итүчеләр алдында бай эчтәлекле концерт программасы белән чыгыш ясады.
«Умырзая» вокаль ансамленең дәртле җыр-биюле чыгышлары, тальян гармуннарның күңел түрләренә үтеп кергән моңнары тамашачыларны яшьлек елларына алып кайтты.
Һәр чыгышны ял итүчеләребез көчле алкышларга күмде, үзешчән артистларга кушылып җырладылар, биеделәр. Ял кичәсе «Саубуллашу» җырын күмәк башкарып алкышлар белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев