«Дуслык белән көчле без»
«Наз» кунаклары да биеде
2026 ел – Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Борнак авыл җирлегенең Борнак, Иске Торҗа, Карек Серма авыл мәдәният йортлары үзешчәннәре, Чепьядагы "Наз" тернәкләндерү үзәгендә, "Дуслык белән көчле без" дигән концерт программасы тәкъдим итте. Борнак җирлеге үзешчәннәре тамаша кылучыларга төрле милләт биюләре, татар, удмурт телендә моңлы җырлар бүләк иттеләр. Биюче, җырчылар белән "Наз" кунаклары да чабата, татар халык биюләре биеп, оста гармунчы Наил Нургалиевка кушылып җырладылар.
Әлеге көн чын мәгънәсендә зур, истә калырлык бәйрәмгә әверелеп, һәр кунакка яхшы кәеф, көч-куәт, дәрт өстәде.
"Наз" үзәге һәм район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре төрле мастер-класслар, спорт ярышлары уздырдылар, саф һавада кунаклар өчен чәй табыны әзерләделәр.
– Бәйрәмебездә мөхтәрәм кунак та бар иде, ТРның балаларны, ятимнәрне, инвалидларны яклау буенча “Наз” иҗтимагый төбәк фонды директоры Нурания Сәйфетдинова да килгән иде, дип хәбәр итәләр безгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев