Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Эльвира Һадиева: “Яшьләрне ишетергә теләүчеләр булса, ишетерләр иде”

Райондашыбыз, яшь шагыйрә Эльвира Һадиева язучылар берлегенең яшь әгъзасы.

Сезнең игътибарга Рәмис Латыйповның Эльвира Һадиева белән булган әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

Безнең белешмә: Эльвира Һади 1989 елда Балтач бистәсендә туа. КФУны тәмамлап, бүгенге көндә "Ялкын" журналында эшли. "Бүгенгендәй ихлас булалмам" шигырь китабының авторы.

- Язучылар берлеге рәисе 4 ел саен алышынып тора бит инде ул. Ниндидер хыяллар, мөмкинлекләр ачылыр дип көтеп торабыз. Быел яшьләргә тагын да күбрәк игътибар булсын иде дим, шуңа өметләнәм. Игътибар җитми. Иҗатка яңа аяк баскан яшьләр белән ныграк эшләсеннәр иде.
Шулай ук җыелышларның форматын үзгәртергә вакыт җиткәндер дип уйлыйм. Тәнкыйть кебек тә яңгырар инде, әмма безнең бөтен әйбер иске форматта дәвам итә. Чит илгә чыгып карасаң, безнең Язучылар берлегенең бүгенге эшләү рәвеше кимендә 30-40 ел артта калганын күрәсең. Бу усал яңгырый, әмма нишлисең, аның, бәлки, формасын үзгәртеп, мәсәлән шул ук "Калеб" җыенына бәйле рәвештә үткәрергә кирәктер, ди Эльвирабыз Татарстан Язучылар берлеге Корылтаена карата фикерләре белән уртаклашып.

- Корылтайда чыгыш ясаучылар язучыларның гражданлык позициясен ишетмибез дигән дәгъва белдерделәр, бу гаепләү белән килешәсезме?
- Ишетергә теләгән кеше булса, ишетер иде. Ишетергә теләүчеләр юк, димәк. Аннан соң, ишетергә теләмәүчеләр ишетергә теләгәннәрен генә ишетәләр. Үземнең буын өчен әйтәм - без социаль челтәрләрдә үз позициябезне белдерәбез. Бу дәгъва яшьләргә кагылмый. Язучыларның абруе да түбән аннары.

- Абруй ник түбән?
- Безнең ничек? Язучылык, гомумән, иҗат итү бернинди социаль бонуслар, керем ягыннан артык нык тәэсир итми кеше тормышына. Шуңа күрә язучылар арасында язуга хобби итеп карап, күңел өчен өчен иҗат итүчеләр кала бара. Профессиональ язучылар да бар, билгеле. Көндәшлек кими, чөнки дәүләт тарафыннан бернинди социаль ярдәм юк, шуңа күрә сыйфат та кими. Эшкә барам, эштән кайткач, буш вакытта бәлки язып ташлармын кебек форматка күчә. Безнең остазларыбыз, өлкән буын иҗат иткән вакытта бер китап чыгарсаң, бер фатир алып булган. Ә хәзер китап язу өчен үзеңә түләргә кирәк.

- Иҗат күңелдән чыкмыймыни?
- Эчтән генә чыкмый ул. Ашыйсы килгәндә, эчтән генә чыкмый.
- Мандельштамга бер язучы зарлангач, ул "Ә Иисус Христосның китабын бастырганнармы? Будданың бастырганнармы?" дип ачуланган.
- Бөтен кеше Будда, Христос булып бетә алмый бит, аның шул ягы да бар. Берәр чагыштыру кирәк булса, әйләнәбез дә, шул чит ил дибез бит инде. Бу очракта, чит илгә әйләнеп карарга да кирәк түгел. 40-50 ел элек үткәннәргә, бер гасыр элек булганнарга карасак, ул чагында язучыларның абруе да башкача булганын күрәбез.

- Өлкән язучылар яшьләрне милләт турында язарга өндәде...
- Без бит 1552 елдан бирле милләт турында язабыз. Ә китап кибетенә кереп карасак, китаплар, башлыча, ярату турында. Чөнки яшьләрне тетрәндерә торган әйбер - мәхәббәт. Темалар чиклелеге бар ул. Егетләр милләт турында, кызлар мәхәббәт турында яза. Башка темаларны күз алдына китерә алмыйбыз, мөгаен.

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250