Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый. Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен; Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен. Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш: «И Сабый, - ди, - әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!...
Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый
Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый.
Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый.
Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен;
Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.
Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.
Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш:
«И Сабый, - ди, - әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!
«И Сабый, - ди, - әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!
Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман;
Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!»
Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!»
Бу Кояшның сүзенә каршы җавабында Бала:
«Тукта, сабыр ит, уйнамыйм, - ди, - уйнасам, дәрсем кала.
«Тукта, сабыр ит, уйнамыйм, - ди, - уйнасам, дәрсем кала.
Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам,
Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам».
Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам».
Ул, шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә,
Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә.
Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә.
Өй түрендә шул заман сайрый ботакта Сандугач,
Ул да шул бер сүзне сайрый: «Әйдә тышка, күңлең ач!
Ул да шул бер сүзне сайрый: «Әйдә тышка, күңлең ач!
Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,
Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!»
Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!»
Сандугачка каршыга биргән җавабында Бала:
«Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.
«Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.
Туктале, бетсен дәрес, - ди, - әйтмәсәң дә уйнарым,
Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!»
Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!»
Ул шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә,
Бик каты ихлас белән чынлап кереште дәрсенә.
Бик каты ихлас белән чынлап кереште дәрсенә.
Шул вакытта өй түрендә бакчада бер Алмагач
Чакыра тышка Сабыйны: «Әйдә тышка, күңлең ач!
Чакыра тышка Сабыйны: «Әйдә тышка, күңлең ач!
Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,
Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!»
Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!»
Алмагачның сүзенә каршы җавабында Бала:
«Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.
«Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.
Тукта, сабрит аз гына, - ди, - и кадерле Алмагач,
Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач».
Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач».
Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсене,
Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны - барсыны.
Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны - барсыны.
Чыкты йөгреп бакчага: «Йә, кем чакырды, - дип, - мине?
Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеме!»
Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеме!»
Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Кояш,
Шунда аңа кып-кызыл зур алма бирде Алмагач;
Шунда аңа кып-кызыл зур алма бирде Алмагач;
Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач,
Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач.
Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач.
Тукайның балалар өчен язылган «Эш беткәч уйнарга ярый» шигыре һәркайсыбызга яхшы таныш. Аның татар телендә мультфильмы да бар. Бер көнне шулай беренче сыйныфта укучы улым шушы мультфильмны карап утырганда «Әни, элек балалар җәй көне дә укыганнар мәллә?» дигән соравы уйланырга мәҗбүр итте.
Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый
Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый, дип сөйлиләр бит, ди.
Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый, дип сөйлиләр бит, ди.
Чыннан да, игътибар итә торгач шигырьдәге башка төгәлсезлекләр дә күзгә ташланды әле.
...Өй түрендә шул заман сайрый ботакта Сандугач, - сандугачлар җәй башында гына сайрыйлар, аннары туктыйлар. Аларны якыннан күреп тә булмый. Качып, аулакта моңланырга ярата торган кечкенә кошлар алар.
Ә кызыл алмалар көзгә таба гына өлгерә, ул вакытта сандугачлар сайрамый - сакауланган булалар инде. Чөнки "Шунда аңа кып-кызыл зур алма бирде Алмагач" дигән сүзләр тагын икеләнү уята.
И, Тукай, бу шигырең бик үзенчәлекле булып чыкты бит әле синең...
Фото: http://arskmedia.ru
Нет комментариев