Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

«Факел»да «Салют» бәйгесенә нәтиҗә ясалды (фото)

29 сентябрь көнне «Факел» яшүсмерләр клубында талантлы кызлар һәм малайлар арасында «Салют» конкурсы үткәрелде.

Ул «Вокал», «Бию», «Сәнгатьле уку», «Инструменталь», «Автор-башкаручы» һәм «Спорт» номинацияләре буенча үткәрелде һәм жюри әгъзалары һәрбер чыгышны бәяләп барды. Номерларның төрлелеге конкурста катнашучыларны да, оештыручыларны да бик куандырды. Тамашачылар һәрбер катнашучыны көчле алкышлар белән каршы алып озатып калдылар. Жюри әгъзалары нәтиҗәләр чыгарган арада яшь тамашачылар өчен төрле уеннар һәм биюләр оештырылды. Һәрбер катнашучы номинация буенча җиңү яулап, бүләкләр алдылар. Бу кич чын иткән балалар иҗаты, шатлык-куаныч бәйрәме булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250