Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Фидәил Зарипов белән туган якка кайттык... (+фоторепортаж)

Район буенча якшашыбыз, Нөнәгәр авылы егете Фидәил Зариповның концертлары бара. Сосна авылындагысында шәхсән үземә дә булырга туры килде.

Фидәилнең быелгы сезон концертлары туган якка, урман, чишмәләргә багышлануы белән аеруча күңелгә якын булды. Критиклар туган як темасы тапталган, дип әйтергә яратса да, бер дә алай димәс идем. Авыл халкы эш, көндәлек мәшәкатьләр белән әлеге матурлыкларны күрергә вакыт тапмый. Ә Фидәил Зарипов концертында без туган якның бөтен матурлыгын, бөеклеген тойдык. Балтачыбызның куе урманнарына кереп адаштык, йомшак сулы чишмәләреннән су да авыз иттек, хуш исле чәчәкләр исенә дә исердек, кошларның чут-чут сайрауларына сокланып, саф һавасын күкрәк тутырып иснәп, рәхәтләнеп ял итеп кайттык.

Концертта җырларның да күңелләргә үтә һәм уйландыра торганнары, татар халык һәм җырчының хит җырларына әверелгәннәре яңгырады. Фидәилнең өлкәннәр өчен дә, яшьрәкләр өчен дә алтын урталыкны сайлавы мактауга лаек. Концертның юмор белән баетылуы, аларның да тәрбияви рухта булуы, тамашачы игътибарына гармун моңнары тәкъдим ителүе, иң мөһиме, тере тавышка җырлап, тамашачы белән ихластан аралашуы да чараның югары дәрәҗәдә үтүенә зур этәргеч булды. Тамашачы Фидәилнең, иҗатташ дуслары Диләрә Ваһитова, Инсаф Мәрданов, Ирек Фатыйхов, Айзат Шәйхелмәрдановның моңлы һәм дәртле җырларын тыңлап хозурланудан тыш, үзләре дә гармунга куышылып җырлап бүләкләр отты. Гармун моңнары сагындырган, бик сагындырган икән. Фәридә, Гөлнара апалар, Эльвираның җырлау осталыклары сәхнәдәгеләрнекеннән ким булмады. Ялындырмый, ялвармый микрофон алып рәхәтләнеп җыр сузганнарын сокланып күзәттем. Булдыралар. Концерт программасын бай эчтәлекле булуыннан тыш, тамашачы тарафыннан җырчыларга булган игътибар, ихтирам көчле алкышларда чагылыш тапты. Авыл халкы алкышларны кызганмый ул,ичмасам, сосналылар исә бигрәк тә юмарт булды. Алып баручы Ирек Фатыйхов юкка гына, Мәскәүнең зур концертлар залында кул чапкан кадәр алкышлар яңгырый димәгәндер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250