Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Галия Шәмсетдинова: «Норма китабы дөнья күрде, яктыртып авылым күген!»

Узган атнада Норма мәдәният йортында авылның тарихын, бүгенгесен чагылдырган «Олуг Норма авылы» дигән, ике өлештән торган китапны тәкъдим итү кичәсе узды

Норма – тарихи юллары бик тирән тамырлы булып, хезмәт сөючән, якты омтылышлы, изге җанлы, булдыклы халкы белән дан тоткан авылларның берсе. Соңгы елларда авылның данлы үткәнен барлау, тарихны торгызу юнәлешендә искиткеч күләмле зур эшләр башкарылган.

Шул эшләрнең нәтиҗәсе булып, 2 китаптан торган Норма авылының килеп чыгышы, гасырлар дәвамында вакыт җилләре аша булган үзгәрешләрнең һәм бик күп тарихи вакыйгаларын чагылдырган «Олуг Норма авылы» китабы басылып чыккан.

Китапның авторлары: лаеклы ялдагы укытучы Фәридә Мөҗипова һәм шәфкать туташы булып эшләгән Фоадия Газизова. Китапны Рәфхат Зарипов версткага салган.

Әлеге куанычлы вакыйга уңаеннан авылдашлары Галия Шәмсетдинова «Норма китабы хакында» дигән шигырь иҗат иткән.

Норма китабы дөнья күрде

Яктыртып авылым күген!

Шул китапны тәкъдир итү

Кичәсе гөрли бүген.

 

Күпме олуг хезмәт ята

Бу китапның артында.

Әз генә аңлатып үтәм

Шушы эшләр хакында.

 

Көнне-төнгә, төнне-көнгә ялгап,

Карамыйча хәтта сәгатькә,

Баш күтәрми материал туплады,

Бу эшләре керде гадәткә.

 

Фәридә Фәритовна – җитәкчесе,

Ә Фоадия аның – уң кулы.

Ярдәм итте аларның бу эшендә

Кайсысының кызы һәм улы.

 

Гаиләләре һәрчак терәк булды,

Ярдәм кирәк чакта кул сузды.

Бары материал туплау өчен генә дә

Ике ел вакыт узды.

 

Билгеләп куйган кешеләр

Өйләргә кереп йөрде.

Нәсел барлап, чагыштырып,

Мәгълүмат туплап бирде.

 

Кемнеңдер фотосы кирәк,

Ниндидер сорау туса,

Тагын кайнаша башлыйлар,

Таң яктырып, көн туса.

 

Мәгълүмат тупланып беткәч,

Язалар, пичәтлиләр...

Флешкага күчереп җыеп,

Түнтәргә юл алалар –

Анда 4 ел баралар!

 

84 яшьлек Рәфхәт абый –

Бу китапның авторы.

Менә нинди зур хезмәт!

Хезмәткә булсын хөрмәт!

Кемнәрнең хезмәте керде

Барысына зур рәхмәт!

 

Шундый тырыш кешеләр

Яши ошбу авылда.

Бирешмичә авырлыкка

Һәм дә җилгә, давылга.

 

Телим сезгә сәламәтлек,

Алга таба уңышлар.

Елларыбыз имин булсын,

Бетсен иде сугышлар

Һәм мул булсын тормышлар!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев